Базарлы Матак-Болгар юлында авариядә бер кеше үлгән, өч кеше җитди имгәнгән
Бүген көндез Татарстанда берничә авариядә җиңел машина тракторга бәрелеп, тагын бер машина атка бәрелеп, кешеләр һәлак булды.
Бүген көндезге бер тирәсендә Базарлы Матак — Болгар юлында авария булган. Биредә «Лада» белән «Киа» машиналары бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча «Лада» йөртүчесе борылган чакта «Киа» машинасына юл бирми һәм килеп бәрелә.
«Лада» белән 55 яшьлек ир-ат, «Киа» белән 30 яшьлек ир-ат идарә иткән.
«Авариядә „Лада“ машинасындагы 49 яшьлек хатын имгәнгән һәм һәлак булган. Машина йөртүчеләрнең икесе дә, „Киа“ автомобиленең бер пассажиры бик каты имгәнгән, аларны хастаханәгә илткәннәр», — дип сөйләгәннәр ведомствода.
Бүген Татарстанда берничә җитди авария булды. Көндезге сәгать ун тирәсендә Минзәлә районының Бикбау авылы тирәсендә уникенче модельле «Лада» автомобиле йөртүчесе юлда атны бәрдергән. Аннары машина юл кырыена төшеп киткән. Өч кеше һәлакәт урынында ук үлгән, бер ир-ат имгәнгән, дип хәбәр итте «Татар-информ».
Шулай ук бүген көндез Казан-Чаллы юлында Nissan внедорожнигы тракторга бәрелгән. Внедорожникның йөртүчесе һәм ике пассажиры үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә китергәннәр, дип хәбәр итте «Татар-информ».