Базарлы Караболак авылында яшәүче ир белән хатынны танышлары күмәкләп көчләгән

Саратов өлкәсендәге Базарлы Караболак авылында 30 һәм 38 яшьлек ике ир-атны тоткарлаганнар. Аларны 62 яшьлек ир-атны һәм 48 яшьлек хатын-кызны көчләүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, быел 16 февральдә бу кешеләр бергәләп табын корып утыра. Вакыйга 62 яшьлек ир-атның йортында була. Бераздан кунакларга күңелсез була башлый. Шуннан соң алар хуҗа ир-атны һәм 48 яшьлек хатынны көчли, диелгән бу хәбәрдә.
Хатын җинаятьчеләрдән качып котыла һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерүчеләр 30 һәм 38 яшьлек ике ир-атны эзләп таба. Бу кешеләр гаепләрен тулысынча таный. Хәзер алар суд каршына басачак.