Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Базардан сатып алган товарны кире кайтаруның 5 ысулы

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре базарда сатып алган товарны күпме вакыт эчендә һәм ничек дөрес итеп кире кайтарып булуы турында сөйләде. Шулай ук ясалма товарларга ничек юлыкмаска икәнен аңлаттылар. Базардан алган товарны кире кайтару чыннан да җиңелме икәнен “Татар-информ” хәбәрчесе “Вьетнам” сәүдә үзәге территориясендә ачыклады. 

news_top_970_100
Базардан сатып алган товарны кире кайтаруның 5 ысулы

Иң җиңеле - базардан алынган киемне кире кайтару

Базардан сатып алган киемне кире кайтару һәрвакыт җиңел. Кире кайтаруны киемнең размеры туры килмәү яки инде начар тегелеше белән аңлатырга була. Мондый очракларда сатучылар һәрвакыт клиентларының хәленә керә. Бу төр товарны тиз арада кире кайтару өчен бөтен шартлар да бар, моны көн дәвамында эшләргә була. Ләкин сез өегезгә кайтып киеп караганнан соң товарны барыбер ошатмыйсыз икән, аны көнендә үк тапшырырга була.

“Ә менә аяк киеме сатып алып, шул урында ук киеп (бу очракта базарда) берничә йөз метр ара үткәннән соң аларны кире кайтарып булмый. Бу очракта сатучы әйбернең товар кыяфәтен югалту турындагы РФ федераль законы буенча эш итәчәк”, - дип аңлатты Казан территориаль базарының эчке координация белгече Александр Кранатов.

Товарның гарантиясен тикшерегез

Товарга беренче күз төшерү белән аның сыйфатын тикшерегез. Сатучы сүзенә генә ышанырга кирәкми. Әгәр товарның сыйфатына һәм легальлегенә шик туа икән, товарның сертификатын тикшерү зарур. Сәүдә ноктасында һичшиксез сатып алучы почмагы булырга тиеш, моңа игътибар итәргә кирәк. Әгәр мондый почмак юк икән, сез документларны таләп итәргә хокуклы. Бу хакта Казан территориаль базарының эчке координация бүлеге эксперты, әйдәп баручы белгече Айрат Шәйхетдинов сөйләде.

“Сатучыда товарга барлык документлар, товарга бирелә торган төрле серитифкатлар булырга тиеш. Моннан тыш, сатучыларда яңа законнар күрсәтелгән сатып алучы почмагы да булырга тиеш”, - диде белгеч.

Айрат Шәйхетдинов әйтүенчә, “Вьетнам” сәүдә үзәге территориясендәге барлык сатучыларда да сатып алучы почмагы бар.

“Без барысын да тикшердек, кирәк булганда сатучылар тиешле документларны күрсәтә”, - дип йомгаклады ул.

Базарда сатып алган барлык товарны да кире кайтарып булмый

Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, әгәр сатып алган әйбер сезгә ярамый яки ошамый икән, сезнең аны кире тапшыру мөмкинлеге бар. Базарда сатып алынган һәр әйберне дә кире тапшырып яки алмаштырып булмый. Бу 55 нче закон карарында расланган техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кагыла (Бу озак вакыт куллана торган товарлар. Сатып алучы ремонт вакытында кулланырга яки алмаштырырга алар өчен аналог товар таләп итә алмый).

Әлеге исемлеккә кермәгән әйберләр кире тапшыруга яки алмаштыруга яраклы. Ләкин шуны истә тотыгыз: әгәр сатып алган свитерның размеры, төсе яки фасоны туры килмәгән икән, сез аны киеп йөрергә һәм ярлыкларын өзеп алырга тиеш түгел. Бу хакта Казан территориаль базарының эчке координация бүлеге эксперты, әйдәп баручы белгече сөйләде.

“Әгәр сезнең товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми икән, сез аны шул ук көнне алмаштыра аласыз. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында товар сезгә туры килмәгән икән, сез аны киеп йөрергә тиеш түгел. Җитештерүче завод урнаштырган биркаларын алмаска һәм барлык ярлыкларын да сакларга кирәк”, - диде белгеч.

Сатучы сезнең товарны кабул итүдән баш тартса нишләргә?

Беренчедән, үз нервагызны бетерергә һәм сатучы белән ачыктан-ачык конфликтка керергә кирәкми. Моны хәл итүнең берничә гади ысулы бар. Бу очракта ике экземплярда шикаять язарга кирәк һәм аларның икесенә дә сатучы кул куярга тиеш. Әгәр ул сезнең шикаятьне кабул итүдән баш тарта икән, аны почта аша җибәрергә була. Һәм билгеле вакыт эчендә ул ни өчен товарны кабул итүдән баш тартуын һәм алмаштыру мөмкин түгел икәнен аңлатып дәлилле җавап кайтарырга тиеш.

“Сатучы товарны кире алудан баш тартса, ике экземплярда шикаять язарга һәм сатучының имзасын куйдырырга кирәк. Әгәр сатучы моннан баш тарта икән, үз шикаятегезне хәбәр итеп почта аша Госалкоконтрольгә җибәрергә кирәк. Билгеле вакыттан соң сезгә җавап киләчәк”, - дип сөйләде белгеч.

Мәсьәләне тыныч кына хәл итеп булмаса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк

Сатучы мәсьәләне тыныч юл белән хәл итүдән баш тарта икән, сез үзегезнең шикаятьне судка җибәрергә хокуклы. Шуннан соң судта карау оештырылачак. Әмма шуны истә тоту мөһим: сатучының да сатып алучының да товарны алмаштырудан баш тарту өчен нигезле сәбәпләре булырга тиеш.

“Әгәр сатучы товарны кире тапшыру проблемасын шикаять юлы белән генә хәл итәргә теләми икән, кулланучы дәгъва гаризасы язып судка мөрәҗәгать итә ала. Шуннан соң ачык суд утырышы була. Әмма ике якта да нигезле дәлилләр булырга тиешлеген истә тотарга кирәк”, - дип аңлатты Александр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100