Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Базарда үлчәп сатыла торган тәмләткечләрнең нинди куркынычы бар?

news_top_970_100
Базарда үлчәп сатыла торган тәмләткечләрнең нинди куркынычы бар?
Фото: © «Татар-информ» / Рамил Гали

Тәмләткечләрне заводта ясалган савытларда сатып алу хәерле. Граммлап үлчәп сатыла торганнарны зыянлы булуы ихтимал. Бу турыда «АиФ» яза.

«Росбиотех» университетының Туклану индустриясе, кунакханә бизнесы һәм сервисы кафедрасы доценты Дмитрий Быстров сүзләренчә, төреп сатыла торган специяләр тәгаен сыйфат тикшерүе уза. Ә базардагы шундый ук товарлар турында моны тәгаен ышандырып булмый.

Ачык һавада тәмләткечләр төсен, хуш исен һәм тәмен, шулай ук файдалы үзлекләрен югалта.

«Күп кенә тәмләткечләр, үзләре хуш ис чыгарудан тыш, чит исләрне дә сеңдерә. Әгәр базарда тәмләткечләр киштәсе янында балык сатучылар булса, специянең сыйфаты бозылачак. Герметик төргәк аны саклый», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100