Томск шәһәре базарында мандарин урлаган өчен кисәтү ясаган ир-атны пычак кадап үтергәннәр. Бу хакта НТВ телеканалы сайты яза.
Томск шәһәре базарында ике ир-ат арасындагы ызгышны шаһитлар видеога төшереп торган. Тик, озакламый, аларга телефоннарын ташлап, яраланган ир-атны коткарыр өчен тырышырга туры килә. Табибларны көткән арада, шаһитлар яраланган ир-атның канын туктатырга тырышкан, һәм ул аңын югалтмасын өчен, аны сөйләштереп торганнар. Базарга килгән ир-ат киштәдән бер пакет мандарин урларга җыенган каракка кисәтү ясый, ә тегесе аңа берничә тапкыр пычак кадый.
Шаһитлар бу ызгышка кысылырга курка, чөнки һөҗүм иткән ирнең кулында пычак була. Кисәтү ясаган ир-ат кораллы карактан котылырга тырышканда, барысы да читтә генә тора. Яраланган ир-ат күп кан югалта һәм, 15 минуттан соң, «ашыгыч ярдәм» машинасында вафат була.
Шаһитлар сүзләренә караганда, бу ир-ат базарга килгәч, бер кешенең җиләк-җимеш урлап, тиз-тиз генә китеп баруын күргән. Ир-ат аны туктатырга һәм товар өчен акча түләргә кирәклеген аңлатырга тырыша. Бу вакытта ул каракның шулкадәр агрессив булуын һәм пычак алачагын уйлап та карамый.
Озак та үтми, үтерүчене тоткарлыйлар. Сорау алган вакытта ачыкланганча, бу ир-ат беркайда да эшләми, шуңа ахры ризык аңа бушка килергә тиеш дип саный. Ир-ат шартлы рәвештә вакытыннан алда колониядән чыккан, ул наркотиклар аркасында хөкем ителгән булган һәм, күрәсең, шул сәбәпле эш таба алмаган. Оперативниклар белән сөйләшкәндә, ул үзен гаепле санамавын да әйткән.
Якын арада аңа җәза биреләчәк. Җинаятьнең авырлыгын һәм интернетта таралган видеоның шау-шу тудыруын исәпкә алып, тикшерү аны СИЗОга җибәрү турында ходатайство бирәчәк, анда аңа экспертизалар, шул исәптән психологик-психиатрик экспертиза да билгеләнәчәк.