Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Базар сатучылары ничек алдый?

Айрат исемле ир-ат базарда үлчәүгә телефонын куеп карый икән.

news_top_970_100
Базар сатучылары ничек алдый?
Михаил Захаров

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче хатын базарда карбыз һәм кавын алганда үзен алдауларын сөйләгән. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте. 

Оксана исемле хатын сүзләренчә, аны базарда сатучы алдаган. «Бызов базарында сатучылар бөтенләй оятсызланды. Бүген карбыз белән кавын алган идем. Өйгә кайтып үлчәп карагач, кавында да, карбызда да бер кило артык үлчәгәннәрен белдем», — дип яза ул социаль челтәрләрдә.

Аннары Оксана базарга кире әйләнеп килгән һәм товарны кабат үлчәүне таләп иткән. Шуннан соң акчаны кайтарткан.

«Сатучы гафу үтенергә җыенмый да. Тавышланырга туры килде. Әхлакый зыян өчен бер кечерәк кенә кавын бүләк иттеләр. Ул көненә ничә кешене алдый бит», — дип уфтана бу хатын.

Социаль челтәрләрдәге әлеге пост янына комменатарийлар да язганнар. Алар базарда алдашу еш очрый, диләр. Шуңа күрә сатучыдан базарда контроль үлчәү бармы икәнен белешү хәерле. Бу сорау сатучыны «куркыта» һәм ул дөрес итеп үлчи, диләр. 

Айрат исемле ир-ат базарда үлчәүгә телефонын куеп карый икән. Ул телефонының массасын белә һәм үлчәүне шуның белән чагыштыра.

«Анда бөтен җирдә артык үлчиләр. Тавык алган идем, икенче урыннан фарш алдым. Күрше кибеткә кереп үлчәттем. Аерма кимендә 300 грамм булды. Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш белән дә шул хәл. Базардан алмыйм да. 200-300 сумга артыкка чыга», — дип яза Ангелина А.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100