Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Базар көн (Кәрим Кара)

Бар эшләрен читкә куеп, Шәмсия иртән иртүк базарга чыгып китте. Ире Шәүкәт каршы төшеп тә караган иде.

news_top_970_100
Базар көн (Кәрим Кара)

– Назым буенда җыелмый яткан печән көтә. Әле җәй уртасында базар нигә кирәкте сиңа? – дип җибәрмәскә тырышты. Әмма Шәмсиянең үз сүзе сүз. Сүздән бигрәк, соңгы араларда җиләк җыеп сатып, бераз акча кулга кергән иде. Ә акча, билгеле, озак торырга яратмый бер урында, ага да китә. Җае килгәндә, балаларның өстенә кием-салым алып кую иде исәбе. Быел аларның өчесе дә мәктәпкә йөри башлаячаклар. Кечкенә Җәлил дә җидесен тутырды, менә ничек тиз үтә вакыт.

Исәпләп китсәң, һәрберсенә күпме алып җыярга кирәк булачак. Форма күлмәк-кәчтүмнәре, физкультура дәресләренә аерым киемнәре, китап-дәфтәрләр, сумкалар, аяк киемнәре. Һу-у, чутлый башласаң очына чыкмалы түгел. Шуңа да җәй башыннан башы авырта башлый Шәмсиянең. Ничек бөтәйтергә шул балаларның өс-башларын? Елан тиресе төсле суелып кына төшә кигән киемнәре. Әллә хәзерге тауарларның ныклыгы юк инде? Ул үзе мәктәптә укыганда, бер көрән төстәге күлмәк алып кидерәләр иде көз башында, шул чыдый иде кыш чыкканчы.

Җәй көнне хәстәрләсәң, арзанракка төшә. Әле күпләр уйламый көз җитәчәген. Шәмсия ише аек акыллы әниләр сирәк. Вакыты җиткәч, килеп терәлгәч, хакларны бермә-бер арттырып җибәрәләр сатучылар. Кемнең дә акчасы җитмәс. Ә менә Шәмсия форсат чыккан саен, әкренләп-әкренләп җыештыра башлый яңа уку елына. Аның балалары кешеләрнекеннән ким булып йөргәннәре юк. Кыйммәтле булмаса да, яңаны, үзләренә ятып торганны кияләр, шөкер.

Рәхимсез кояш иртәдән кыздыра иде. Шыгрым тулы автобуста тирләп-пешеп барды хатын. Кат-кат тезелеп киткән киштәләр буйлап йөргәндә үк чыдап булмастай тамагы кипте. Әмма башта үз кирәген карарга иде исәбе, соңыннан күләгәгә кереп берәр чынаяк чәй йотып куяр...

Базарда әйбер булмый диме ни, җаның теләгән нәрсәне табарга була иде монда. Шәмсияя элек-электән кирәкле әйберләрне базардан алырга өйрәнгән. Кырык кибеткә кереп сайланасы түгел, монда барысы да бар. Кием-салымы, азык-төлеге, хуҗалык әйберләре, көрәк-сәнәгенә кадәр...Аннан соң, күпкә арзанрак базар тауарлары. Әле өстәп сатулашырга, хакын да төшерергә була кайсыларының.

Түзмәде Шәмсия, Җәлиленә бик тә килешле сандалилар алганнан соң, бер читтәрәк сатылган сулар янында тукталды. Чия тәме килеп торган бер стакан суны ике генә йотып куйды. Ниндидер бөкрәя төшкән карчык ихласлап карап торды да аның бу гамәленә, карашын читкә алып атлап китте. Шәмсия дә ихтыярсыздан игътибар итте, атлавының рәте-чираты юк иде бу карчыкның. Уңга-сулга чайкала, исерекләр төсле кылана, тигез җирдә абынып китә. «Хәзер капланып төшә бу әби», – дип уйлап кына өлгерде, чыннан да, теге карчык кулын читкә сузып, таяныр урын эзләгәндәй итте дә бер якка авып китте. Шәмсия ашыгып барып әбигә ярдәм итәргә алынды. Ярым кочаклап аягына бастырды, палатка артында торган яшниккә таба тартты.

– Менә шунда утыргандай ит әле, әбекәй, – дип карчыкны тартма өстенә җайлаштырды ул. Борчылып сорашкандай итте:

– Нәрсә, башың әйләнеп киттеме? Эссе суккандыр әле, мондый кызуда өеңнән чыгасың калмаган… 

– Чыкмый булмады шул, балакаем. Тынгылык юк анда. Менә тамагым кибеп, шуннан башым әйләнеп китте шикелле, – диде карчык кипшенгән иреннәрен ялап. Тавыш бик тә зәгыйфь ишетелде үзенең. Бөтенләй хәле киткән иде ахрысы.

– Әле генә су сатылган урыннан үттең бит. Салкындыр дип уйлагансыңдыр. Юк, нәкъ сусынны кандырырлык, – дип хәленә керде әбекәйнең Шәмсия. Шул чак көтелмәгән хәл булды. Карчыкның төсләре уңган күзләреннән ике бөртек яше сырлар яргалаган бит алмалары буйлап тәгәрәде.

–  Акчам юк шул, балам, сатып алырга. Берәр җирдә агып торган су юкмы, дип караштырып йөри идем дә...

– И, су бәясе күпме инде. Кузгалмый гына утырып тор, мин хәзер… – дип йөгереп барып бер шешә су алып килде Шәмсия. Стаканга салып, әбинең иреннәренә терәде.

– Эч әле, эч , сусыныңны кандыр. Аннан соң әнә теге таш бинага керербез икәүләп. Сөт-катыклар саталар анда. Һавасы яхшы аның, кояш нурлары үтеп керә алмый, салкынча. Шунда утырып бераз хәл алырсың...

Йотлыгып, шешәнең төбенә төшкәнче эчте карчык. Яулык очлары белән туктамый яшьләнгән күз төпләрен сөртеп, Шәмсиягә рәхмәтләр укыды. И җәл булып китте хатынга бу яклаучысыз җан иясе, кайсы ягы беләндер күптән гүр иясе булган әнисенә охштып та калды аны. Шәмсиягә сыена төшеп, вак-вак адымнар белән әлеге бинага таба атлаганда, карчык күңелен ачып салды:

– Өем юк шул минем монда. Минем өем Мари урманнарында. Кызым белән фатирга кергән идек әнә теге юл аша урнашкан күпкатлы өйгә. Фатир хуҗасы хәзер күзенә дә күрсәтәсе килми.

– Нәрсә булды соң? Марийстаннан ни эшләп бу якларга килеп чыктыгыз? – дип кызыксынды Шәмсия.

– И-и, сөйләсәң сүз инде. Эш эзләп килде монда кызым. Минем аны ялгызын җибәрәсем килмәде. Баштан башлыйм инде.

Ире белән аерылышты Хәлимә. Бер кат күлмәктән куалап чыгарды баламны явыз нәрсә. Ике баласын җитәкләп, бер чемодан тотып чыгып китте балам. Кая барсын? Төп нигездәге өйнең яшәр рәте калмагач, олы кызым Нурия, кияү белән киңәшеп, мине үз яннарына алганнар иде. Шул олы апасына кайтып керде Хәлимә кызым. Анда без тыгылышып ятабыз: кияү, Нурия, аның ике баласы, мин. Ярый кияү яхшы бәндә, бер авыр сүз әйтмәде.

Алга таба яшәргә кирәк бит Хәлимәгә. Гәзиттән белдерү таптылар. Менә сезнең райондагы сыерлар комплексына савучылар кирәк икән. Торыр урын бирәбез дигәннәр. Аллага тапшырып, чыгып киттек кызым белән. Балаларны апасына куйдык. Көнендә эшкә алдылар аны. Яшәргә өй көзгә таба булачак икән. Менә монда фатирга кердек. Автовузда йөреп эшли иде кызым. Шуннан әллә салкын тидерде, кайтып егылды бер көн. Бульнискә салдылар үзен. Айга якын инде шунда ята. Мин фатир саклыйм, аның янына йөрим. Бераз акчалар бар чакта көн күрергә була иде әле. Кем уйлаган аны озаклап ятар дип? Менә хәзер көрчеккә килеп терәлдек. Ни минем пенсия акчасын олы кызга бирмиләр. Менә якын арада кайдан булса да табып, миңа юллык акча салырга тиеш инде ул. Шуннан кайтып пенсиямне алып килермен дип торам. Тагын ике-өч көн түзсәм...Фатир хуҗасы азды тәмам. Көтеп тор дим, юк куалый бүлмәдән. Бөтенләй урамда калыргамы хәзер?..

Әбинең сөйләгәннәрен ишеткәч, йөрәге өзелеп төшкәндәй булды Шәмсиянең. Шул инде безнең ишеләр, әллә нинди сынаулар аша үтәләр...

– Әйдә әле, әби, менә бу ларек янында тукталыйк без. Азык-төлек алыйк. Аннан синең фатирга юлланырбыз, – диде Шәмсия, ныклы карарга килеп. Юмарт кыланып барысын алып тутырды ул: чәен-шикәрен, токмачын, ипиен, көнбагыш маен, төрле ярмасын. Кулына ике пакет йөкләп, әбине ияртеп, фатир эзләп китте. Сакал-мыегы кырылмаган ир-ат шикләнеп кенә ишекне ачты аларга. Мыгыр-мыгыр сөйләнеп бер ишек артына кереп китте. Кулындагы ризыкларны өстәлгә куйды Шәмсия, канәгать елмаеп әбигә карады.

– Менә сиңа бераз вакытка тукланып торыр ризыклар. Ә бу төксе бәндәгә күпме бурычыгыз бар соң? – дип анысын да белеште.

– Өч мең ярым, төгәл өч мең ярым, зур акчалар, – диде әби көрсенеп. Шәмсия тәвәкәлләп теге ир кереп югалган ишекне какты да фатир хуҗасына шыгырдап торган акчалар тотырды.

– Менә ал, абзый. Әбинең җанын җәфалама. Кара аны, – дип кисәтеп тә куйды әле. Шуннан әби ягына чыгып теге пакетлар янына берничә йөзлек тә куйды.

– Хәл җыйгач, кызыңның барып хәлен белерсең. Күчтәнәчләр алырсың. Фатир хуҗасын да килештердем анда. Хафаланма, Ходай белә үзенең колларын, бер авырның бер җиңеле булыр әле. Кызың да терелеп кайтыр, төпләнерсез дә бу якларда. Өметне югалтмыйк, – диде Шәмсия. Күзләреннән сөмердәп яшьләре аккан карчык:

– И балам, и балакаем… – дигән сүзләрдән артыгын әйтә алмады.

Өзә басып атлады таш урам буйлап Шәмсия. Базарга кереп торуның кирәге калмаган иде инде аңа. Кесәләре юкарды, әмма күңеле тулы иде канәгатьлек хисләре белән. Акча нәрсә, акча табылыр, ялангач йөрмәсләр балалары, әтиләре бар, әниләре бар, шөкер. Менә әбигә терәк була алганы өчен шатлык тулган иде аның күңеленә. Гадәттә, байларга андый тойгылар таныш түгел, булганы белән бүлешергә белмиләр алар. Ә ярлы ярлының хәленә керә, ярдәм кулы суза һәрвакытта. Менә Шәмсия дә кайчандыр әнисеннән ишеткән сүзләрен хәтерендә яңартты шул мизгеләрдә. « Сиңа авыр булса, тагын да авыррак хәлдә калган кешегә яхшылык эшләргә тырыш. Шул чакта күңелеңә тынычлык табарсың», – ди торган иде мәрхүмә.

Машина туры килсә, бүген Шәүкәте белән коры печәнне җыеп алырга да өлгерерләр әле алар. Көн башлана гына. Ә базарга тагын килгән чаклары булыр әле. Кесәләргә акчалар тутырып...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100