Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баймак районындагы авыл янында зур мәйданда янгын котыра - видео

Авыл халкы социаль челтәрләр аша ярдәм сорый.

news_top_970_100
Баймак районындагы авыл янында зур мәйданда янгын котыра - видео
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Баймак районындагы Ишморза авылы янында кырда зур мәйданда янгын котыра. Авыл советы башлыгы Радмир Исәнбаев сүзләренчә, янгын Хәйбуллин районыннан Баймак районына күчкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урында коткаручылар эшли, янгын сүндерешергә кешеләр чакыралар. Авыл халкы социаль челтәрләр аша ярдәм сорый.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, ситуация контрольгә алынган, Янгын Баймак урманчылыгында, Ишморза авылыннан 6 км ераклыкта.

Табигый киртәләр — ызаннар бар, торак пунктларга куркыныч янамый, диелә ведомство хәбәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100