news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Байларныкы байларча инде» — Салават Фәтхетдинов яңа җәнлекләрен күрсәтте

Җырчы янутларның уйнаганын видеога төшергән.

news_top
«Байларныкы байларча инде» — Салават Фәтхетдинов яңа җәнлекләрен күрсәтте
«Татар-информ» архивы

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов мини фермасындагы яңа җәнлекләре белән таныштырды.

Җырчы яңа видео янына «Минем яңа кунаклар. Янутлар. Концерт алдыннан бераз прогулка ясыйбыз», - дип язган.

Видеода ул башта янут баласын кулында иркәли, аннары аларның «шаярышканын» кеткелдәп көлеп карап тора.

Җырчының мини фермасында яшәүче хайваннарга сокланучылар бихисап булган кебек, кыргый җәнлекләрне ябылуда тотуын хупламаучылар да бар.

«Әлбәттә, бу сезнең өчен матур. Кыргый җәнлекләрне ябылуда тотасыз. Ә аларга ничек икән?»;

«Бу хайваннарны тотуның ни кызыгы бар? Нәрсә өчен асрыйсыз аларны?

«Хайваннарны ярату, аларны җиренә җиткереп карау күркәм гадәт»;

«Гаҗәеп кеше сез»;

«Хайваннарны яраткан кешенең күңеле чиста була»:

Абзарлары өр-яңа, гел яңартып торасызмы? Хайваннары күп, караучылары ничәдер», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.

«Атаң башы гына юктыр Салават абзыйда», - дип язучыга «анысы да бардыр», «байларда байларча инде», дип җавап язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар