news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Байларныкы байларча инде» — Салават Фәтхетдинов тавыкларына сырганак ашата

Җырчы мини фермасыннан яңа видео куйган.

news_top
«Байларныкы байларча инде» — Салават Фәтхетдинов тавыкларына сырганак ашата
«Татар-информ» архивы

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов буш вакытында үзенең мини фермасында мәш килә. Бу юлы ул тавыкларына сырганак ашаткан видео куйган.

«Бүген витаминлы көн сезгә», — дип кеткелди җырчы.

Инстачылар Салаватның тавыкларны сырганак белән сыйлавына шаккаткан: «Байларныкы байларча инде», «Шаккатмалы сырганакны тавыкларга ашата», «Ә без бу җимешне үзебез ашар өчен сатып алабыз», «Тавыкларның йомыркасы витамин гына булачак инде».

Җырчының тамашачылары арасында тавыкларга кызыгучылар да бар. Бер апа тавыкны Оренбургка алып килүен сорый, икенчесе тавыкларның нинди төстәге йомырка салуы белән кызыксына, өченчесе исә берничә әтәчнең тату яшәвенә аптыравын язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар