news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Байларны ял итәргә шәһәр ишегалдыннан ук вертолет белән алып китә башлаганнар (видео)

Стәрлетамакта ишегалдына төшеп утырып, кешеләрне алып киткән вертолет зур гауга чыгарды.

news_top
Байларны ял итәргә шәһәр ишегалдыннан ук вертолет белән алып китә башлаганнар (видео)
Бу очучының исеме Руслан, ул VIP-клиентларны Урал тауларындагы ял итү урыннарына ташу белән шөгыльләнә дип хәбәр итә bash.news. Аренда 10-15 мең сумга төшә. 

Вертолет шәһәрдәге ике урынга төшкән, аны Стәрлетамакта яшәүчеләр видеога яздырып алган. Шәһәр халкы борчыла - вертолет кешеләрнең тынычлыгын алган. Винтлары чыгарган җилдән ташлар машина тәрәзәләренә чәчрәр дип тә, авария чыгар дип тә куркалар. 

Прокуратура тикшерү башлап җибәргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар