Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Байлар да елый» — Гүзәл Уразованың өен су баскан

Инстачылар җырчыга ышанмый: «Бу сезнең йорт түгел», — дип яза.

news_top_970_100
«Байлар да елый» — Гүзәл Уразованың өен су баскан
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразованың өен су баскан. Бу хәл гаилә Төркиядә ял иткәндә булган, ахры. «Безне су басты, ламинатны гына алыштырып котылырбыз дигән идек. Өйнең тышына кадәр чыккан. Түшәмгә кадәр сүттеләр, киптерергә һәм яңадан эшләргә кирәк», — дип яза ул инстаграмда.

Шунда ук иренең абыйсы Гаяз белән таныштыра. Ул бу өлкәдә белгеч икән, йортның ремонтын аңа тапшырганнар.

Инстачылар башта йортка ташу кереп, шундый хәлгә китергән дип аңлаганнар. «Быел кар күп булды шул», «Бер сез генә түгел, бик күп кешеләр зыян күрде быел судан», — дип язганнар. Гүзәл Уразова үзе дә нәрсә булганын төгәл генә әйтми.

Күбесе Гүзәл Уразовага ышанмаган. «Бу сезнең өй түгел бит», «Бакчадагы йортыгыздыр, фатирыгыз мондый түгел иде бит», «Чи ялган, теге баганалар кая соң? Көлеп торалар икесе дә», «Шуңа ышанып утырасызмы инде, Ходай бәндәләре! Акча эшләү бит инде, реклама! Нинди энесе булсын, якын да килмәгән Илдарга», — дигәннәр.

«Байлар да елый», — дип сөенүчеләр дә табылган.

«Борчылмагыз, акчагыз күп. Башкасын сатып алырсыз. Ә монысын сатарсыз», «Акчагыз тавык чүпләп бетермәслек. Яңадан ремонт ясарсыз», — дигәннәр.

Кайберәүләр гаилә кайда яшәп торырлар икән дип борчылган. «Бер генә фатир дип беләсезме әллә, артистларның шәһәр саен фатир аларның», — дип Гүзәл өчен җавап язган бер инстачы.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100