Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Байкал артында коронавирус йоктырган пациент дәваланып хастаханәдән чыккан

Ир-ат сау-сәламәт һәм башкалар өчен куркыныч тудырмый, ди табиблар.

news_top_970_100
Байкал артында коронавирус йоктырган пациент дәваланып хастаханәдән чыккан
pixabay.com/ru

Табиблар 26 гыйнварда Байкал артында коронавирус йоктырып хастахнәгә эләккән Кытай гражданинын өенә чыгарды. Бу хакта ТАСС яза.

«Пациент терелде һәм төбәк инфекцион хастаханәсеннән чыгарылды», — диелә хәбәрдә.

Пациентны чыгарганда төбәк йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Сергей Юрчук, рәттән берничә анализның вирус булмавын күрсәтүен әйтте һәм пациентка хастаханәдән чыгару турында белешмә тапшырды. «Әлеге язма нигезендә сез сәламәт, җәмгыять өчен бернинди куркыныч тудырмыйсыз», — диде баш табиб.

26 гыйнварда Байкал арты краенда Кытай гражданины ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итә. Шул ук көнне аны төбәк инфекцион хастаханәсенә салалар. Коронавирус йоктыру факты шундук расланмый. Икенче анализ гына уңай нәтиҗә бирә. Аның хатынын һәм кызын махсус блокларга яткыралар.

Забайкалье краеның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Кытай гражданинының хатыны һәм кызы табиблар күзәтүендә дип хәбәр ителә. «КНР гражданины белән контактта булган хатыны һәм кызы әлегә табиблар күзәтүе астында. Аларның анализларының тискәре булуы ике тапкыр раслангач, аларны да стационардан чыгарачаклар», — диелә хәбәрдә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, хатын-кыз һәм бала 14 февральгә кадәр табиблар күзәтүе астында булачак. Хастаханәдән чыккан ир-ат әйтүенчә, ул әлегә өендә һәм туганнары янында Читада калачак.

Гыйнвар ахырында Россиядә коронавирус йоктыруның ике очрагы расланды. Берсе Байкал арты краенда, берсе Төмән өлкәсендә. Авыруларның икесе дә Кытай гражданины. Пациентларны хастаханәгә салдылар. Россиядәге Кытай гражданнарының авыруы җиңел формада узды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100