Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Байден әрмән геноцидын таныды: Төркия моны үч алу дип бәяли

Төркия НАТОда булуга карамастан, АКШ арасында сәяси каршылык күптәннән дәвам итә.

news_top_970_100
Байден әрмән геноцидын таныды: Төркия моны үч алу дип бәяли

Америка президенты Джо Байден егерменче гасыр башында Госманлы империясендә әрмән геноциды булганын таныды. Бу хакта белдерү Ак йортның рәсми сайтында чыкты. Байден 1915 елның апрелендә башланган геноцидта миллион ярым әрмән үлүе әйтте.

  • 1915 елның 24 апрелендә Госманлы империясенең әрмәннәр яшәгән җирләрендә башланып киткән фаҗигале вакыйгаларны төрле илләр төрлечә бәяли. Әрмәнстан һәм әрмән геноцидын таныган утыз дистә тирәсе ил фикеренчә, Госманлы империясе геноцид оештырган, әрмәннәрне ватаныннан куган, 1923 елга кадәр чорда 1.5 млн әрмән үлгән. Рәсми Төркия һәм аңа теләктәшлек күрсәткән илләр фикеренчә, бу Беренче бөтендөнья сугышындагы бер эпизод, махсус рәвештә оештырылган акция түгел. Өстәвенә, Төркия 1.5 млн әрмән үлгән дигәнне күпертелгән саннар дип белдерә.

Байден Америка президентлары арасында әрмән геноцидын рәсми рәвештә беренче тапкыр танучы кеше. Әрмәнстан бу рәсми тануны хуплап каршы алды.

Рәсми Төркия, шулай ук күп кенә сәясәтчеләр Байденның бу адымы Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганнан үч алу дип бәяли. Төркия фикеренчә, бу АКШ президентының популизмы. АКШ президенты Байденның сайлауда җиңүе өчен һәр тавыш мөһим иде, ул үзенең сайлау алды вәгъдәсендә әрмән геноцидын таныячагын әйтте.

Төркия НАТОда булуга карамастан, АКШ арасында сәяси каршылык күптәннән дәвам итә. Соңгы араларда бу тагын да көчәйде. Төркия Россиядән ЗРК С-400 комплексларын сатып алды. Вашингтон моңа каршы чыкты, күпмедер вакыттан соң Төркиягә санкцияләр дә салды. Байден әрмән геноцидын тануы белән янаган да иде инде.

Рәҗәп Эрдоган әрмән патриархына мөрәҗәгатендә егерменче гасыр башында һәлак булган әрмәннәрнең хатирәсен саклавын әйтте. Төркия карашынча, бу геноцид акты түгел, Беренче бөтендөнья сугышының бер эпизоды һәм аны геноцид дип атау дөрес түгел.

RT телеканалы директоры Маргарита Симоньян да АКШ президентын тәнкыйтьләде. "Байден геноцидны хакыйкать яклы булганы өчен танымады.... Чөнки геополитик конъюктура үзгәрде", - ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100