
Танылган баянчы, бик күп халыкара бәйгеләр җиңүчесе, Кариев театры актеры Ильяс Шәриповның һөнәрләре арткан. Ул хәзер укытучы да. Ильяс быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта башлый. Бу хакта музыкант социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
Әле күптән түгел генә Ильясның тормыш иптәше Гөлшәһидә белән тәүге тапкыр әти-әни булулары хакында да язган идек. Менә бит, куаныч өстенә куаныч!