Баянчы Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә әтисе кабере янында: «Бары тик янәшәмдә бул...»
Җырчы Ильмира Нәгыймова төркеме баянчы Шәфәгать Салиховның Азнакай районы Татар Шуганы авылы зиратындагы каберен зыярәт кылганнар. Танылган баянчының кызы Миләүшә Салихова хәзер җырчы Ильмира Нәгыймова төркемендә администратор булып эшли.
«Шулай туры килде – мин бүген синең яныңда…Җомга көн туры килде. Гастрольләр вакытында юлыбыз нәкъ син яткан зират яныннан уза иде… Бөтен әйтәсе килгән сүзләремне әйттем. Бары тик янымда бул», – дип язып калдырган Миләүшә социаль челтәрдә үзенең сәхифәсенә.
Тиздән Шәфәгать Салиховның арабыздан киткәненә 5 ел була. Танылган баянчы, Салават Фәтхетдиновның беренче музыканты 27 октябрь кичендә Казан – Чаллы юлында автоһәлакәттә вафат булды.
«Ачы үлем безне аерса да,
Каерылса да безнең канатлар.
Безнең йөрәк, һәр тибеше саен,
Синең исемеңне кабатлар», – дип язылган мәшһүр баянчының кабер ташына.