Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баянчы Рәзил Камалов: «Кызык хәлләр бик күп булды, әмма аларны сөйләргә генә ярамый»

news_top_970_100
Баянчы Рәзил Камалов: «Кызык хәлләр бик күп булды, әмма аларны сөйләргә генә ярамый»
Фото: © Рәзил Камаловның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Баянчы Рәзил Камалов, Студентлар көне уңаеннан, 12 ел элек тулай торакта төшкән фотосурәтен социаль челтәрдә урнаштырган. Бу фото астына ул студент вакытта ярамаган эшләр эшләп йөрүен һәм армиягә алып китү тарихын язган.

«Мин студент вакыттан ук барысына да өлгерергә тырыштым. Укуны бик калдырмыйча эшләдек, укытучылар белән яхшы элемтәдә булдым, тулай торакта яшәдем. Училищеда укыган вакытта, төп укудан кала, акча эшләү ысулларын да эзли идек, кем генә булып эшләмәдек: ташыдык та, төядек тә, казыдык та. Аннары инде баянда профессиональ дәрәҗәне арттырып, әкренләп, концерт-мәҗлесләргә өстенлек бирә башладым.

10 ел студент булган мәлдә кызык хәлләр бик күп булды, әмма аларны сөйләргә генә ярамый. Ә иң истә калганы – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында 2нче курста укыганда, Яңа ел алдыннан, тулай торакта иртәнге 5:30да, тәмле итеп йоклап ятканда, мине армиягә алып киттеләр. Бөтен университет белән тимер юл вокзалында озаттылар, иң күп кеше мине озатырга җыелган иде», – дип искә алган баянчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100