news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баянчы Ильяс Шәриповның туе бер миллионга төшкән: «Барысын да үзем түләдем»

Танылган баянчы Ильяс Шәрипов өйләнде.

news_top
Баянчы Ильяс Шәриповның туе бер миллионга төшкән: «Барысын да үзем түләдем»
фото: Ильяс Шәйриповның шәхси архивыннан

Баянчы Ильяс Шәрипов Гөлшаһидә исемле туташка өйләнде. Яшь парлар инде 4 елдан артык таныш, икесе дә Кукмара районыннан. Узган атнада алар никахлашкан иде.

Ильяс хәбәр итүенчә, туй бер миллион сумга төшкән. «Сөйгәнемә узган ел 24 октябрь көнне нәкъ туган көнендә тәкъдим ясадым. Аннан соң фатир алдым да, февральгә кадәр ремонт эшләдем. Туры әйтсәк, февраль аенда акча юк диярлек дәрәҗәдә иде. Өйләнү нияте булгач, акча тупларга тотындым. Аллаһ язгач, анысы да булдырылды. Барысына да үзем түләдем», – ди ул.

Мәсәлән, кәләшнең күлмәге якынча 50 меңгә төшкән.

Туйда җырчылардан Зәринә Хәсәншина, Илнат Фәрхуллин, Илшат Сафин, Вадим Захаров һәм башкалар булган. Бәхетле киләчәк яшьләргә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар