Илдар Хәкимов әтисенә бүләккә баян алган. «Минем әти баяннар ярата, баян дип үлә инде», – дигән ул. Гүзәл Уразова бу хакта соцчелтәрдә сөйли.
«Илдар әтисенә менә шушындый матур баян бүләк итте. Моның тарихы да шундый. Илдарны больницадан алып кайткач, әти иң беренче аның баш очында утырып баянда уйнаган. Ул вакыттагы баян юк инде. Ә монысы, күңелләрне күтәреп, яшәү көче өстәп, матур табыннарда уйнап, җырлашып утырырлык булсын», – дип язган Уразова.
Баянның телләрен сынап караган баянчы Илфат Шәеховны Илдарның әтисе дип уйлап, комментарий калдыручылар да бар.
«Илдар, әтиегез бик матур, әлегә кадәр белми идем әтиегезне. Бигрәк яшь күренә. Молодецлар! Машаллах, сөбханаллах», – дип язучыга Гүзәл Уразова: «Илдарның әтисе авылда. Бу – безнең дустыбыз, искиткеч талантлы баянистыбыз Илфат Шәехов. Баянны әтигә алып кайткач, уйнаганын куярмын», – дип җавап биргән.
Илдар Хәкимов та, Илфат Шәехов та баянны «җиңел» дип мактап бәяли. «Моны әтигә бирергәме икән соң әле», – дип шаяртып та куя Илдар.
«Илдар абыйның әтисенә исән-сау уйнарга язсын бу матур кызыл баянда, ай шәп кызыл баян, супер», «Искиткеч шәп бүләк», – дип бәяләүчеләр күп.
«Илдар баянда уйный белми», – дип тә язган берәү.