«Бай һәм сәламәт ирләр булганда, чирле ир нигә кирәк миңа!»
Ул көнне Рушанның кәефе искиткеч яхшы иде. Соңгы вакытта үзе эшләгән берничә проектны фирма директоры бик ошатты һәм аңа гади хезмәткәрдән җитәкче штатына күчәргә тәкъдим иттеләр.
Хатыны Зөһрә бу хакта белгәч, әй шатланыр инде. Рушан хатынының сөенечен күз алдына китереп елмаеп куйды. Зөһрә һәрвакытта да ирен тагын да зурракка лаек дип үсендереп тора иде. Хәзер аларның матди керемнәре яхшы гына артачак инде. Димәк, җәй көне ял итәргә Кара диңгезгә түгел, ә Урта диңгезгә дә барырга була. Зөһрә дөнья буйлап сәяхәт итәргә күптән хыяллана иде, хәер, Рушан үзе дә яңа илләр, матур җирләр күрергә каршы түгел. Ял турында уйлагач, Рушан тагын елмаеп куйды, чыннан да ул мондый яхшы ялга бик лаек иде.
Соңгы берничә айда ул йокы күрмәде диярлек, компьютер яныннан китмәде, эшләде дә эшләде…
Шуңа күрә директорының бер атна түләүле ял бирүенә аеруча нык сөенде. Рушан башта йокысы туйганчы йокларга теләде, ә аннан инде буш вакытын яраткан хатынына багышларга була. Бәлки хәзер Зөһрә бәби алып кайтырга ризалашыр, ниһаять. Бу хакта да уйларга вакыт инде, чөнки өйләнешкәннәренә 3 ел булды.
Рушан хатынымнан бик уңдым дип сөенә иде. Чыннан да, Зөһрә бик акыллы хатын, өен дә гел тәртиптә тота, ә нинди ризыклар әзерли ул! Теләсә кайсы ресторан шеф-поварлары көнләшерлек тәмле була ризыклары. Рушан Зөһрәнең әле хуҗабикә булырга өйрәнеп кенә килгән вакытларын онытып та бетерде инде. Ул вакытта Зөһрәнең ризыклары әле көеп бетә, яки чиле-пешле була, яки тозын артык күп сала, ә өй җыештыру көне буена сузылырга мөмкин иде. И, кызык вакытлар иде инде, хәзер боларны Рушан да, Зөһрә дә әллә нигә бер көлеп кенә искә алалар. Вакыт уза торды, Зөһрә тел йотарлык әллә нинди ризыклар пешерергә өйрәнде. Дөрес, хатынының бер җитешсезлеге бар иде, ул бөтенләй дә экономияли белми, әмма Рушан моның белән килешергә тырышты, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк эшләде. Кичләрен өенә эт булып арып кайта, хәтта кайбер көннәрдә кичке аш ашарга да хәле калмый торган иде.
Ләкин хәзер барысы да башкача булачак, Алла боерса. Бу Рушанны бик канатландырды, өенә дә очып диярлек кайтты.
«Зөһрәкәй, мин кайттым!» — диде Рушан ишектән керүгә.
Хатыны җавап бирмәде, әмма кухняда нидер кыздырган тавыш килә иде, ә фатирга борынны кытыклатып бик тәмле ис таралган, йокы бүлмәсендә тузан суырткыч тавышы килә. Рушан елмайды да бүлмәгә ашыкты. Бүлмә ишегеннән керергә өлгермәде, катып калды: аның алдында башына яулык бәйләгән, өстенә алъяпкыч япкан таныш булмаган хатын-кыз бик тырышып бүлмә җыештыра иде. Башта кыз Рушанны күрмәде дә.
«Абау, — дип кычкырып җибәрде ул артына борылып Рушанны күргәч һәм тузан суырткычны сүндерде. — Гафу итегез, мин сезне кайтырсыз дип уйламадым!»
«Сез кем?» — дип сорады Рушан аптыраудан.
«Мин Алия, сезнең өй җыештыручы».
«Күптәннәнме?» — диде Рушан.
«Ике елдан артык инде. Ләкин Зөһрә ханым миңа сез өйдә булганда килеп күренеп йөрмәскә куша. Ой!» — диде дә кыз кухняга кереп китте.
Рушан да аның артыннан иярде. Алия духовкадан алмалы үрдәк чыгарды, өстенә нәрсәдер сиптерде дә, читкә алып куйды.
«Димәк, монысы безнең кичке аш инде?» — дип ачулы гына сорады Рушан.
«Әйе, әле тагын голубцы һәм сез яраткан дөгеле аш та бар. Миңа ризыклар исемлеген Зөһрә ханым әзерләп бирә. Чәйгә эремчек шәңгәсе була», — диде Алия.
«Аңладым. Димәк, Алия, сез безнең өйгә җыештырырга һәм ашарга пешерергә киләсез, шулаймы? Еш киләсезме инде?» — дип сорады Рушан бу хәлләргә ышанырга теләмәгәндәй.
«Яллардан кала, һәр көнне киләм», — диде Алия.
«Шулаймы? Ә ял көне безгә ашарга кем әзерли соң?» — дип кызыксынды Рушан.
«Җомга көнне мин „заготовкалар“ әзерләп китәм, аларны җылытырга яки эретеп ашарга була. Ләкин миңа болар турында әйтергә ярамый иде. Гафу итегез. Минем барысы да әзер инде, хәзер тузан суырткычны һәм чиләкләрне генә җыеп куям да, китәм. Алайса, Зөһрә ханым ачуланачак», — дип кухнядан чыгып китте.
Алия йокы бүлмәсенә таба йөгерде, Рушан да аның артыннан китте.
«Ә Зөһрә ничек түли сезгә?» — дип сорады ир.
«Һәр атна саен», — диде кыз.
«Ничә сум түли соң?» — диде Рушан.
Алия күпме акча алганын әйтте.
«Хмм, күп түгел икән. Алия, сез искиткеч хуҗабикә һәм сез күбрәк акчага лаек. — Рушан кесәсеннән берничә эре купюра чыгарды да Алиягә сузды. — Мәгез, мәгез, кыенсынмагыз, алыгыз. Моны миннән шәхси премия дип алыгыз».
Алия оялып кына акчаны алды.
«Рәхмәт сезгә!» — диде ул.
«Ирегез сездән бик уңган алайса», — диде Рушан.
«Мин кияүдә түгел. Мин авыру әнием белән яшим, аны карыйм. Шуңа күрә институтны ташладым, акча эшләү юлы эзләргә туры килде», — диде Алия башын иеп.
«Менә сиңа мә… Көтелмәгән булды бу. Ярар, Алия, рәхмәт сезгә, тоткарлап тормыйм», — диде Рушан.
Биш минуттан Алия киткән иде инде.
Рушан кәнәфигә утырды да уйга калды.
Тормышта иң җене сөймәгән нәрсә – ялган иде аның. Ни өчен Зөһрә шундый катлаулы схемалар уйлап тапкан соң? Хатынын аңламады Рушан. Гади генә көнкүрешне алып барырга өйрәнү шулкадәр авыр иде микәнни соң? Ирнең кәефе кырыла башлады…
Ярар, өй җыештыручы, ашарга пешерүчесе дә булсын ди, ә нигә алдарга иде соң?
Зөһрә ике сәгатьтән соң гына кайтты һәм ирен күреп аптырап калды.
«О, сәлам! Нишләп эштә түгел әле син?» — дип елмайды.
«Зөһрә, безгә сөйләшергә кирәк», — дип Рушан җитди кыяфәт белән.
«Берәр нәрсә булдымы әллә? Проектларыңны кабул итмәделәрме?» — диде Зөһрә хафаланып.
«Юк, барысы да әйбәт. Проектлар да әйбәт, — диде ашыгып Рушан, эш турында сөйләшәсе килми иде аның хәзер. — Мине котлый аласың…»
«Әллә эшеңдә күтәрделәрме???» — диде хатыны.
«Юк, эштән кудылар», — дип әче теллеләнде Рушан.
Зөһрәнең йөзе шундук үзгәрде.
«Ничек инде кудылар??? Син бит барысы да әйбәт булачак, хәзер акча күп булачак дигән идең? Ничек яшибез соң хәзер?» — дип тузынып китте хатыны.
«Ну әйе. Безгә бит әле хезмәтчегә дә акча түлисе бар!» — диде Рушан.
«Син беләсеңмени? Ул тавык мие эчкән нәрсә тәки эләккән икән сиңа. Күпме әйттем шуңа…» — дип кычкырды Зөһрә.
«Нигә? Нигә алдадың мине, Зөһрә?» — дип сорады Рушан ачуына чыдый алмый.
«Ә нәрсәсе бар соң аның? Әйе, безнең хезмәтче бар иде! Синеңчә, өйдәге бөтен эшне мин үзем эшләргә тиешме? Мин ашарга пешерергә яратмыйм, җыештырырга да яратмыйм! Минем маникюрның ничә сум торагын беләсеңме соң син ичмасам? — дип үпкәләде Зөһрә. Аннан ире янына килеп утырды, сырпалана башлады. — Ну, матурым, үпкәләмә инде. Әйе, мин гаепле! Ләкин без шундый әйбәт яшәгән идек бит. Сиңа да ошый иде. Әйдә татулашыйк инде, җаным. Ну, бөтен кеше дә шулай яши инде. Әнә, Айсылуның өч хезмәтчесе бар, әле аның ире дә юк бит. Рәхәтләнеп яши. Ә мин аннан киммени? Рушааан… Сине эштән кумадылар бит, шаярдым гына дип әйтә инде?»
«Шаярдым, — дип җавап бирде Рушан. — Әйдә ашыйк, йокы килә. Арыдым».
Зөһрә торды да ире артыннан китте. Иренең сөйләшәсе килмәгәнен күреп тора иде ул.
Зөһрәнең ачуы кабарган иде. Бөтенесе дә әйбәт кенә бара иде, шул аңгыра Алия аркасында кирегә китте. Рушанның күзенә күренә күрмә дип күпме әйтте аңа Зөһрә. Күпме әйтте! Рушан да инде, ни пычагыма дип шулай иртә кайткан ул! Юк, юк, нәрсәдер бар монда.
Иртән Зөһрә йокысыннан уянганда, Рушан йоклый иде әле. Аптыраудан күзләрен шар ачып, ул ирен уятырга кереште.
«Рушан, уян, йоклап калдың бит! Сәгать ун тулган инде! Рушан!» — дип ирен төрткәләде.
«Уф, Зөһрә, кит әле. Беркая да бармыйм мин…» — дип мыгырданды да икенче якка борылып ятты.
Рушанның торасы килми иде, шушы вакытка кадәр йоклау ничек рәхәт икән ул, ә! Әмма Зөһрә бирешергә уйламады, аның барысын да беләсе, төпченәсе килә иде.
«Рушан, — дип тагын иренә кагылды. — Син чынлап та эштән киттеңме?» — диде.
«Әйе! — диде Рушан мендәргә таянып, аннан хатынын кочаклап үзенә тартты да: — Мин эшсезне яратырга уятасыңмы инде?» — дип елмайды.
«Син исәрме әллә??? — дип сикереп торды Зөһрә. — Ничек яшибез соң хәзер?»
«Нигә борчыласың, башка эш табармын әле», — диде Рушан хатынын үртәп.
«Кайчан? Без ачтан үлгәчме?» — дип зәһәрләнде Зөһрә дә.
«Арттырма инде, Зөһрә. Җыйган акча бар бит әле», — диде Рушан хатынын тынычландырырга тырышып.
«Юк инде ул акчалар. Мин аларны алып бетердем. Шушы вакыт эчендә синең зарплатаңа гына яшәдек дип уйлыйсыңмы? Юк шул, алай түгел. Син кибетләрдә ниндирәк бәяләр икәнен беләсеңме соң хет? Белмисең шул, белмисең, бер җиргә дә барганың юк!» — дип тузынды хатын.
«Барганым юк шул! Чөнки мин көне-төне эштә!» — диде Рушан.
«Эшең дә юк башка!» — диде Зөһрә күз яшьләренә буылып һәм бүлмәдән чыгып китте.
Әйе, уеннан уймак чыккан кебек булды бу. Рушан шаяртырга гына теләгән иде, әмма бу шаяру җитди төсмер алды. Әмма ни өчендер Зөһрәгә киресен әйтәсе килми иде Рушанның.
Аның өчен акча шулкадәр мөһим микәнни соң? Рушан акчаны һәрвакыт яхшы эшләде. Зөһрәгә аннан шикләнер урын юк бит.
Көтмәгәндә тагын бер күңелсез уй сызылып үтте башыннан: Зөһрә аның белән бары тик акча өчен генә яши! Рушан бүләкләр биргәндә, көтмәгәндә сюрпризлар ясаганда, картасына болай гына акча күчергәндә Зөһрә аның белән гел назлы, ягымлы иде бит. Әмма менә хәзер ул иренең проблемалары бар дип уйлый һәм шуның өчен ирен өзгәләп атарга да әзер бугай. Әнә ничек котырып чыгып китте бит!
Алла сакласын, әгәр Рушан авырып китсә, кеше кулына калса… Ул вакытта нәрсә була соң?
Рушан урыныннан торды да хатыны янына кухняга чыкты.
«Зөһрә, хәтерлисеңме, кичә мин сиңа җитди сүзем бар дигән идем. Менә…» — дип сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, аны Зөһрә бүлдерде:
«Әйт башта, нишләп сине эштән кудылар? Ни өчен? Мин хәзер сездә эшләгән дус кызыма шалтыраттым. Ул хәзер синең урында ниндидер Артур эшли диде. Рушан…» — диде ул иренең күзләренә ачу белән карап.
«Мин авырыйм. Озакламый урынга калырга мөмкинмен. Мондый хезмәткәр кемгә кирәк булсын соң», — диде ул көтмәгәндә хатынының реакциясен күрергә теләп.
«Нәрсә сөйлисең син? Нинди авыру?» — диде Зөһрә.
«Катлаулы диагноз… Аны дәвалап була, әлбәттә, әмма бик күп акча кирәк. Мин теге җыеп барган акчага өметләнгән идем дә…» — диде Рушан.
Зөһрә өстәл янына утырды да үксеп елап җибәрде. Мине юатырга, тынычландырырга тырышмады, дип уйлап тора иде Рушан бу вакытта.
«Зөһрә, син мине ташламаячаксың бит?» — дип сорады.
«Син нәрсә инде, юк, әлбәттә» — диде Зөһрә һәм елаудан шешенеп беткән күзләрен иренә төбәде.
Рушанның кыска ялы бер дә үзе теләгәнчә булмады. Хәзер Зөһрә өйдә сирәк була, ә өйдә булганда да, Рушан янында булмаска мең сәбәп, үзенә әллә нинди шөгыльләр таба иде. Хәтта Рушан Зөһрә үзеннән җирәнә дип тә уйлый башлады. Хәзер алар бары тик пицца, роллы һәм башка шундый әзер ризык кына ашый иде, Алиянең искиткеч тәмле ризыклары үткәндә калды… Бәйрәм кәефе дә юк иде. Зөһрә сөйләшми, йокы бүлмәсенә кереп, гел елый…
Ялының дүртенче көнендә Рушанга секретаре шалтыратты һәм директорының чакыруын әйтте. Рушан тиз генә җыенды да, Зөһрәне уятмыйча гына өеннән чыкты. Рушан көне буе эштә булды, ә өенә кайтканда чәчәкләр һәм торт алды. Соңгы көннәрдә өйләрендә хөкем сөргән киеренке мохит Рушанны туйдырган иде. Шуңа күрә Зөһрәгә моның аңлашылмаучанлык кына булуын аңлатырга теләде. Әмма менә Зөһрә генә өйдә түгел иде. Рушанны ишекләре шыр ачылган буш шкафлар, Зөһрәнең алтыннары саклана торган буш шкатулкалар гына каршы алды, хәтта стенада эленеп торган бер-ике кыйммәтле картина да юкка чыккан иде, алар урынында кадаклар гына тырпаеп калган…
Бу хәлләрдән соң ярты ел узды.
Берсендә Рушан эштән кайтып барганда юлдан барган бер кызны күреп алды. Ул кыз өстенә ыжгырып килгән машинага да игътибар итми, күзенә ак-кара күренми иде, атлый да атлый… Рушан йөгереп килде дә, иң соңгы мизгелдә кызны эләктереп алырга җитеште. Машина тормозларының чыелдаганы, сигнал тавышлары ишетелде. Әмма Рушан кызны үзенә кочып тоткан һәм алар тротуарга чыгып өлгергән иде.
«Яшәүдән туйдыгызмы әллә? — дип сорады да, әз генә читкә китеп кызның йөзенә карады. — Алия?! Нишләп шулай эшлисез инде…» — дип кызны ачуланып алырга җыенган иде.
Алия дә Рушанны таныды, аннан түзмәде, елап җибәрде. Рушан аны иңнәреннән кочып алды, тынычландырырга, юатырга тырышты. Баксаң, Алиянең әнисе вафат булган икән, кичә генә кырыгын уздырганнар.
Алия бераз тынычлангач, Рушанга рәхмәт әйтте.
«Чынлап та, күрмәдем машинаны. Уйга бирелеп киткәнмен…» — диде үзен гаепле тоеп.
«Кайгыгызны уртаклашам, Алия. Әмма үлгән артыннан үлеп булмый, ничек кенә авыр булса да, алга таба яшәргә кирәк. Әйдәгез, мин сезне кайтарып куям», — диде дә Алиянең кулыннан җитәкләп машинасы янына алып китте.
«Туктагыз, ә хатыныгыз Зөһрә?» — диде кыз.
«Без аерылыштык. Ә бәлки бераз йөреп килербез, Алия?» — диде Рушан.
Алия Рушанга күтәрелеп карады да, ризалашып башын селкеп куйды. Алар якындагы паркта бик озак йөрделәр. Күптәнге танышлар кебек әллә ниләр турында рәхәтләнеп сөйләштеләр. Хәтта берничә мәртәбә Рушан Алияне елмаерга да мәҗбүр итте.
Алия кечкенә чагыннан ук матур мәхәббәт турында әкиятләр укырга ярата иде. Ул әкиятләрдә барысы да бер төрле бит, гел могҗизадан гына тора: назлы һәм игелекле принц бәхетсез бер гади кызга гашыйк була һәм бу кыз гүзәл принцессага әверелә. Алия дә күңеленнән генә шундый әкият турында хыяллана иде, үзе белән дә шундый могҗиза булуын бик тели иде ул. Әмма ярлы гына кызның мондый принц очратуга шансы буламы соң инде?
Рушанны беренче тапкыр күргәч, Алия йөрәгенең ничек ашкынып типкәнен әле дә хәтерли. Әмма ул өйләнгән иде шул, ә Алия бары тик көн саен килеп йөри торган хезмәтче генә. Алар арасында берәр нинди уртаклык булырга мөмкин идеме соң? Әлбәттә, юк. Ә Алия аларның өенә килгәч, Рушанның кунак бүлмәсендә киштәдә торган портретына сокланып торырга ярата иде. Аларга килгән саен, рамкадагы фотоны кулларына алып, бармаклары белән әкрен генә сыйпый иде, йөрәгенең яратудан кысылып куйганын сизеп, өметсезлеккә бирелеп, авыр сулый иде Алия. Рушан аны өйләрендә тоткач, икенче көнне Зөһрә шалтыратып аны ачуланды, башка килеп йөрмәскә кушты. Шулай итеп, Рушан аның чынга ашмаган хыялы булып калды. Ә соңыннан язмыш аларны теге юлда тагын очраштырды бит…
Өч айдан соң Рушан белән Алия ЗАГСка гариза бирде. Туй уздырып тормадылар — Алия теләмәде. Алар язылыштылар да туй сәяхәтенә киттеләр. Рушан бик бәхетле иде: Алия белән шулкадәр гади һәм барысы да табигый иде, ул хәтта болай була аладыр дип башына да китерми иде бит. Бер елдан соң аларның беренче уллары, тагын ике елдан кызлары туды. Бәхетле гаилә күп вакытларын бергә уздырды, ә Рушан хатыны, балалары белән уздырган һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырышты.
Шулай берничә ел узды.
Берсендә Рушан хатынына һәм балаларына Яңа ел бүләкләре алырга дип зур сәүдә үзәгенә килде. Бәләкәчләренә, кадерле хатынына нәрсә ошар икән дип, бүләкләрне бик озак, рәхәтләнеп сайлады ул. Ә бүләкләр белән шыплап тулган пакетларын кулына тотып эскалаторга таба барганда ялгыш кына идән юучы хатынга бәрелеп китте.
«Ой, гафу итегез!» — диде ул кыенсынып кына.
Идән юучы хатын аңа таба борылды һәм Рушан баскан урынында катып калды. Бу Зөһрә иде.
«Рушан… Син… Син мондыймыни… Мин бит ни дип уйлаган идем…», — дип телен көчкә әйләндерде хатын.
Ул Зөһрәгә карап катты, әмма каршында элекке хатыны басып торуга ышанасы килми иде аның. Зөһрә тазарган, үз-үзен карамаганы күренеп тора, күрәсең, кыйммәтле маникюрның нинди булганын күптән оныткан иде.
«Күрәм, балда-майда яшисең. Димәк, син терелдең һәм яңа эш таптың?» — диде Зөһрә.
«Мин авырмаган идем. Шул ук эштә эшлим. Ләкин мин хәзер компаниянең директорлар составында. Ә син…»
«Ә мин менә… – дип Зөһрә кулын селтәде. — Рушан, ә бәлки очрашырбыз?» — диде ул өмет тулы күзләре белән Рушанга карап.
«Мин өйләндем инде, ике балам бар. Гафу ит, Зөһрә», — диде дә кешеләрне уздырып җибәрергә дип читкәрәк китте, аннан эскалатор баскычына басты да, дистәләгән кеше арасында күздән югалды.
Ә Зөһрә аның артыннан бик озак карап торды әле…