Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бай егет бит ул, чык шуңа кияүгә…»

Мин гомерем буе җитеш тормышлы гаиләдә яшәдем. Әти-әнием уртача хәлле кешеләр, фатирыбыз, машинабыз бар. Әмма безне бай дип тә атап булмый, шулай да миңа да, энемә дә беркайчан да бернәрсәдән дә баш тартмадылар.

news_top_970_100

Мәктәптән соң югары уку йортын бетердем һәм шундук эшкә дә урнаштым. Миңа диплом җитәкчем ярдәм итте. Институтта укыганда ук минеке кебек үк гаиләдән булган кызлар белән дуслаштым. Еш кына клубларга йөрдек, рестораннарда кичке аш ашадык һәм шәһәр буйлап машинада йөри идек. Берсендә клубта Айрат белән таныштым. Аның әти-әнисе бай кешеләр, үз бизнеслары бар. 20 яшьлек егетнең инде фатиры һәм машинасы бар иде.

Яшь, сөйкемле егет миңа беренче күрүдә үк гашыйк булды. Ә менә мин юк. Шулай да миңа бай егетнең игътибары, бүләкләр, чәчәкләр бирүе ошый иде. Әмма аны булачак ирем итеп күз алдына китерә алмадым.

Фатир «снимать» итеп үзем генә яши башладым. Әмма Айрат бер тапкыр да минем өйгә килмәде.

Мин зур гына сәүдә челтәрендә маркетолог. Эшем миңа бик җиңел бирелде, чөнки яратып эшлим. Бай ирнең хатыны булып, гел өйдә утырасым килми. Ә Айрат нәкъ шуны тели иде дә. Бер ел очрашып йөргәннән соң ул минем әти-әнием белән танышырга, ә мине үзенекеләр белән таныштырырга теләде. Мин дә әзер идем. Әти белән әни янына 8 март бәйрәмендә килдек.

Әти-әни һәм энем егетемнең бай икәнен белгәч, аңа бик яхшы мөнәсәбәттә булдылар һәм табында ук туй турында «төрттерә» башладылар. Әлбәттә, бу миңа бер дә ошамады һәм шаяртып, сүзне икенчегә борырга тырыштым.

Бер атнадан соң Айратның әти-әнисе белән танышырга бардык. Бик зиннәтле йортлары һәм кыйммәтле машиналары булуга да карамастан, алар мине бик җылы каршы алды, бик киң күңелле, гади кешеләр иде. Шулай да танышкач ук, Айратның апасыннан ниндидер салкынлык тойдым, күрәсең, ул миңа бер дә шат түгел иде.

Бу кичке аш та безнең өйдәге кебек үк булды. Айратның әнисе минем исемне белүгә үк безгә өйләнешергә кирәк дип әйтә башлады. Мин тыныч кына теманы үзгәртергә тырыштым, әмма мине тыңлаучы булмады диярлек.

Дус кызларым, әти-әни, энем дә: «Айратны эләктер дә ЗАГСка чап, сине ничек яратканын күреп торасың бит», - дип тәкрарлады. Ә мин аларга бернәрсә дип тә җавап бирмәдем, характерымны тыныч, һәр сүзгә «ярар» дип баш иеп тора торган түгел, һәр нәрсәгә үз фикерем бар.

Айратның әти-әнисе белән танышканнан соң ике атна узды. Ә шимбә көнне дус кызларым белән һәрвакыттагыча ресторанда очрашырга сүз куештык. Мин килгәч, ике дус кызым мине булачак туем белән котлый башлады. Мин бик гаҗәпләндем һәм бу яңалыкны дөрес түгел дидем. Кызларның моңа кәефе төште, Айрат кебек егетне кулдан ычкындырырга ярамый һәм миңа кияүгә чыгарга вакыт дип акыл өйрәтә башладылар.

Рестораннан кәефем кырылып кайттым. Әллә чыннан да Айратка кияүгә чыгаргамы икән дип тә уйлана башладым.

Берничә көннән әнием шалтыратты да, үзләренә килеп китүемне үтенде. Мин килгәндә 7 кешелек табын әзерләнгән иде. Бу мине бераз гаҗәпләндерде. Әмма кичке җидедә кунаклар килеп төште… Зур чәчәк бәйләме тоткан Айрат һәм аның әти-әнисе… Ул чәчәкләрне әниемә бирде дә, миңа борылды.

Айрат каршымда тезләнде дә йөзек салынган нәни тартманы ачып җибәрде. Мин шуны күрүгә, кулыма эләккән беренче әйберләрне алдым да өйдән чыгып йөгердем…

Соңыннан берничә көн кем генә шалтыратса да телефонымны алмадым. Әни дә, Айрат та, тагын таныш булмаган номерлардан да шалтыраттылар. Эшемдә «больничный» алдым, өйдә бикләнеп, качып яттым. Мин Айратка кияүгә чыгасым килмәгәнне төгәл аңлый идем. Әмма Айратны һәм аның әти-әнисен үпкәләтүдән дә курыктым.

Шулай да өч көн узгач эшкә чыктым. Эштәгеләр Айратның килүен һәм миңа хат калдыруын әйтте. Мин аны укып тормадым. Айратка «кичер» дип кенә СМС юлладым.

Шуннан соң Айратны беркайчан да күрмәдем мин. Ярты елдан соң безгә эшкә килгән Равил исемле егеткә кияүгә чыктым. Бай булмаса да, яратып, теләп чыктым мин аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100