Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәхил бул, Данис. Синең турында әле бик күп сөйләнер»: хәрби Галиуллинны җирләделәр

news_top_970_100

Саба районы Пүкәл авылы умарта күчедәй гөҗләп торды. Урам тулы халык, урам тулы техника. Авылның иң асыл егете – Украина җирендә хәрби операцияләрдә катнашкан Данис Рәис улы Галиуллинны шулай соңгы юлга озаттылар, дип яза «Саба дулкыннары» радиосы социаль челтәрдә.

Хәрби операция башлангач, Данис сугышка алынган. Ул Луганск җирендә 1234нче полкта хезмәт иткән.

Ялга кайткач, әнисе Гөлсәрия апаның, абыйсы Рәмис, энесе Рәдиснең гаиләләренең хәлен белешкәндә: «Борчылмагыз, сез уйлаганча ук начар түгел анда», – диеп әйтә торган була.

23 июльдә аның туган нигезе янында кайгы мәрасиме булды. Данисны соңгы юлга озатырга килгән халык авыл урамнарына сыймады кебек. Республика, район җитәкчелеге, авылдашлар, бергә эшләгән хезмәттәшләре, туган-тумача, белгән кешеләр һәм башка бик күпләр хушлашырга килгәннәр.

Капка төбендә Данисның табуты куелган.

Хушлашу мәрасимен Олыяз авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов башлап җибәрде һәм сүзне имам-хатыйп Мөдәррис хәзрәткә бирде. Аннан соң Республика салым инспекциясенең җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба муниципаль районон башлыгы Рәис Нургалиевич Миңнеханов хушлашу сүзе әйттеләр.

Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров узенең чыгышын: «Ул – безнең Герой, бүгенге көн Герое, ил алдындагы батырлыгы мәңге онытылмас», – диеп сүзен тәмамлады. Данис Рәис улының якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Данис Рәис улы Галиуллин, хәрби хәрәкәтләрдә батырларча көрәшкәне өчен, Россия Президенты В.В. Путин указы нигезендә, «Батырлык медале» белән бүләкләнде (үлгәнән соң). А.Никиташин медальне әнисе Гөлсәрия ханымга тапшырды.

Авылдашлары, дуслары, туганнары Данисның җәсәден авыл зиратына кадәр күтәреп алып бардылар. Ул үз туган җирендә кабергә иңдерелде.

Хуш, бәхил бул, Данис Рәис улы. Синең турында әле бик күп сөйләнер. «Ул һәрвакыт елмаеп, кояш кебек көлеп торды. Шуңа күрә, аны бик күпләр «кояш малае» дип йөрттеләр», – дип сөйләде җиңгәсе Эльмира ханым.

Данисны җиргә иңдергәннән соң, күк йөзен кара болыт каплады. Шомлы һәм күңелсез булып китте. Галәм киңлекләре дә «кояш малае» белән шулай бәхилләште, дип яза «Саба дулкыннары» радиосы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100