Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхетсез хатын язмышы: «Авыру тавыкка әтәч дә сикерми»

news_top_970_100

«Авыру тавыкка әтәч дә сикерми», – диде Хәйдәр, хатынын мыскыллап.

Фәнзилә ишеткән сүзләргә шаккатты. Ялгыш ишетмәгәндер бит инде? Бергә гомер иткән тормыш иптәше ахыр чиктә аңа шушы сүзләрне әйтеп салды.

Өйләнешкәндә юкка гына «бәхеттә дә, кайгыда да бергә булырга риза» дип әйтергә кушмыйлардыр. Я Аллам, кемгә кияүгә чыктым мин!

Балачагында Фәнзиләнең, әтисе эчеп кайткан саен, йөрәге авырта иде. 15 яшендә мәктәптә табиблар килеп медкомиссия уздырганда, аның йөрәгендә «тавыш» барлыгын әйттеләр.

Өйгә кайткач, әниеңә йөрәгең турында барысын да әйт, яме? – диделәр.

Фәнзилә куркып калды һәм, әнисен дә борчымас өчен, бер сүз дә әйтмәде.

Беренче тапкыр аның йөрәк өянәге 15 яшьтә булды. Әтисе төнлә уятып, көндәлеген таләп иткәч. Янәсе, ничәлегә укый икән ул? Әнисе кызган иренә кызын якларга дип каршы төште.

Җүләрләндеңме әллә син? Баланың иртәгә мәктәпкә барасы бар! Ә син төнлә аптыратып йөрисең!

Төне буе үзара талашып чыктылар.

Фәнзилә әти-әнисенең бер-берсенә авыр сүзләр әйтүен йөрәгенә якын ала иде. Ул вакытта аның кая да булса китеп югаласы килде. Тик кая барсын?

Әтисе кулын йодрыклап әнисенә таба кизәнгәнне күреп, Фәнзилә аларның ике арасына керде. «Ююк!» – дип акырды. Шул мизгелдә кызы туктатмаса, нәрсә булачагын Алла гына белә иде.

Кызның йөрәге тотып алды. Ул авырткан җиренә ике кулы белән ябышты. Аннары идәнгә чүгәләде.

Бетерәсең баланы! – дип, әни кеше сумкасыннан йөрәк даруы чыгарып, кызына бирде. Фәнзилә йокыга киткәнче, төне буе аны саклап чыкты.

Әнисе биргән йөрәк дарулары аңа булыша иде. Йөрәге белән җитди проблемалары булганы турында ул барыбер беркемгә әйтмәде.

Фәнзилә мәптәпне «дүртле»гә бетереп, институтка укырга керде. Анда ул бишенче курста укыган бер инженер егет белән танышты. Күзлек киеп йөрсә дә, гәүдәсе төз, чәчләре куе, йөзе озынча иде аның. Исеме дә бик ошады кызга: Хәйдәр исемле.

Егет үзе генә торганга күрә, өйләнергә дә ният итеп йөрде. «Ә нәрсәгә сузарга?» – диде ул. Егетне Фәнзиләнең беркатлылыгы, укырга яратуы, гади булуы гашыйк итте.

Бала гына шул син әле! Ярар, үзем үстергән гөлем булырсың! Мин тиздән укып бетерәм дә акча эшли башлыйм. Син дәресләреңне өйрәнерсең, ашарга пешереп, мине көтеп торырсың.

Ашарга пешерергә кеше кирәк булганга гына өйләнәсеңдер инде, – ди Фәнзилә.

Ашарга пешерү Фәнзиләне куркытмый иде. Ул барыбер буш вакытта камыр ризыклары, ашлар пешерергә ярата. Дус кызлары ял көннәрендә кич утырырга чыгып китсә, театрларга йөрсә, ул «мантыйны сугансыз пешерсәң?» дигән уйлар белән мәшгуль иде.

Фәнзиләне әти-әнисе кияүгә ике уйлап тормыйча да бирде. Әнисе «кызым талашлардан туйгандыр инде, кияүдә яхшырак булыр» дип уйлады. Ә әтисе исә «кызлар тиз шиңә» дигән карашта булды.

Фәнзилә белән Хәйдәр артык акча түкмичә туй уздырды. Кәләшнең күлмәге дә гади булды. Күпереп торганны алырга язмаган булган шул.

Фәнзилә 6 айдан соң корсакка узды. Хәйдәр әле үк моңа әзер булмаса да, җаваплылык хисен тоя иде.

Ярар, җилдән бала тумый, эшкә керергә кирәк, – диде.

Диплом елы булса да, яшәргә акча булсын дип, икенче сменага эшкә керде.

Фәнзиләне, табибта тикшеренү үткәч, йөрәген тикшертергә кардиологка җибәрделәр. Андагы анализ нәтиҗәләре бик сөендергеч түгел иде. Шуңа күрә, баланы алдырырга әйттеләр.

Фәнзилә, баланы алдырсам, башка таба алмам, дип курыкты. Хәйдәргә сәламәтлеге турында әйтеп, аның күңелен төшерәсе, борчыйсы килмәде. Аллага тапшырып, Фәнзилә баланы табарга булды. Барысы да әйбәт булачак, дип юрады. Ә үзенең күңеле тыныч түгел иде.

Гинеколог булып эшләгән Зәкия Илдаровна кызны жәлләде.

Син, бала табам дип, үзеңне куркыныч астына куясың бит. Соң булмаганда, коткар үзеңне.

Бала үтерә алмыйм мин.

Әлегә бала түгел бит ул.

Фәнзиләне абортка беркем дә мәҗбүр итә алмады. Ул «баланы алдырудан баш тартам» дигән кәгазьгә кул куйды.

Бала табар вакыт җиткәч, иртә белән Хәйдәр хатынын роддомга алып килде. Приемнаяда аның документларын карадылар.

Ой, үскәнем. Сәламәтлегең белән шаярасың. Ә сез, иптәш, ничек хатыныгызга бала табарга юл куйдыгыз мондый куркыныч диагноз белән?

Хәйдәр күзләрен шарландырды. Хатынының йөрәге белән проблемалары булганы турында ул беренче тапкыр ишетте һәм урынында катып калды. Башта ул бер сүз әйтә алмыйча торды, ә аннары, кемдер теленнән тарткан кебек, теләсә нәрсә акыра башлады:

Уйладым инде мин аны шулай буласын! Авыру хатын артыннан гына карап йөрисе калды болай да соры тормышымда! Эш-өй, өй-эш! Көн саен бер үк маршрут. Хәзер өйгә кайтыр хәлең юк, ярдәмгә мохтаҗ япь-яшь авыру хатын утырсын, ди! Ник диагнозың турында миңа өйләнешкәнче үк әйтмәдең?! Үзең турында гына уйлый торган, ялганчы кеше син!

Ир, җыелган хисләрен кая чыгарырга белмичә, әрле-бирле йөрде. Бу тавышка башка табиблар килде.

Хатыныгыз бала табарга тора, ә сез монда тавыш куптарасыз! Тынычланыгыз, – дип, аңа китәргә куштылар.

Хәйдәр чыгып киткән җиреннән ишектән башын тыгып:

Мине генә гаепләргә кирәкми! Мин монда вообще непричем! – дип акырды.

Бала табу Фәнзиләгә бик авыр бирелде. Әмма ул булдыра алды. Аның сау-сәламәт улы туды.

Беренче көннәрдә Хәйдәр аның хәлен белергә дә килмәде. Аннары, намусы уянганмы, килергә булган. Фәнзиләнең генә аның белән аралашасы килмәде. Шәфкать туташы баланы тәрәзә аша гына күрсәтте.

Чыгу көне җиткәч, хатынын күрү белән, Хәйдәр аңа «ташланды».

Син үз акылыңдамы? Миңа үпкәләп, баланы миннән аерып кына кара! Мин аны тәрбияләүдә катнашачакмын, акча белән тәэмин итәчәкмен. Әмма синең белән без аерылабыз! Миңа авыру хатын кирәкми. Гомер буе йөрәгең белән мине шантажлаячаксың. Авыру тавыкка әтәч тә сикерми! – дип өстәп куйды ул.

Өйләнешкәндә юкка гына «бәхеттә дә, кайгыда да бергә булырга риза» дип әйтергә кушмыйлардыр. Я, Аллам, кем белән тордым мин!

Исәп бергә – бер инде. Син минем шундый икәнне белмәгәнсең, ә мин – синең авыру икәнеңне.

Хәйдәрнең сүзләре Фәнзиләнең йөрәгендә мәңгелек яра калдырды. Хәтта ул мең мәртәбә «гафу» дисә дә, төзәлмәс сыман иде.

Фәнзилә шул вакыйгадан соң башка беркемгә дә кияүгә чыкмады. Ирләрдән ул күптән ваз кичкән иде. Бар булган көчен улын аякка бастыруга юнәлтте. Һәм 45 яшендә тыныч кына төнлә белән дөнья куйды: йокларга яткан җиреннән уянмады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100