Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхетне эзлибез ерактан (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Авыл кешесе шәһәргә нигә бара? Төп сәбәпләре икәү: я кибетләр буйлап чаба, я башкала врачларына сәламәтлегеннән зарлана. Башка төр сәбәпләр дә булырга мөмкин, әлбәттә. Кунакка-фәлән анда, балаларның хәлен белергә, базарда сату-алу итәргә. Болары – күпкә сирәгрәк.

Менә Ташкичү авылында яшәгән Гөлсинә дә хастаханәгә төбәп килгән иде улы Алмаз белән. Район врачлары аның кайсыдыр төшендә үзгәрешләр барганын хәбәр иттеләр, республика хастаханәсенә юллама яздылар. Врач авызыннан мондый хәбәрләрне дустыңа түгел, дошманыңа ишетергә язмасын. Атна буе тынгылык тапмады хатын, бар тәнен хәлсезлек биләде, кәефе китте. Төнннәрен йоклый алмый боргаланганда, «соңгы сәгатьләрем җитәдер» дип, әллә нәрсәләр юрап бетте. Балаларның кайсысына нәрсә калдырырга, алтын бизәнү әйберләрен килен белән кыз арасында ничек тигез бүлгәләргә, иренә нинди васыятьләр әйтергә – барысын-барысын күңелендә ныгытты Гөлсинә. Аулакта калганда, үзен жәлләп, мышык-мышык күз яшьләре түкте. Нигә аңа гына каныга язмыш, әле 60ы чак тулды ич әле аның. Яшәргә дә яшәргә. Әнә 2 өй аша торган күршесе Бибигайшә әби 90га якынлаган, чалгысын селтәп печән чаба әле бүгенге көндә, тамагы ачып өстәл артына утырса, бер тавыкны ашап бетерә. Нигә аның ризыгы чиксез дә, нигә Гөлсинә якты дөнья белән хушлашырга тиеш? Күп булды инде төрле уйлар.

Ниһаять, улы Алмаз эшеннән рөхсәт алып, әнисен чәчләре чалланган профессорлар катына китерде. Монда Гөлсинәне озын-озак тикшереп мәшәкатьләнмәделәр. Ике урынга чират торып, ниндидер приборлардан әгъзаларын күрсәтте дә, алтын кысалы күзлек киеп куйган бер карт моңа:

– Әле йөз ел яшисең, чибәркәем. Бар, сыерларың янына кайт, – дип, тастымал зурлык, пичәтләр белән сырланган кәгазь тоттырып чыгарып җибәрде. Шул картның пеләш маңгаеннан үбәрдәй булды Гөлсинә мондый яхшы сүзләр ишеткәч.

Икенче каттан ашыгып-ашыгып улы янына төшеп барганда, бер ак халатлы сестраның кулына таянган карт игътибарын үзенә тартты аның. Теге шәфкать туташы, кызып-кызып, картка нидер аңлатырга булаша иде ахрысы:

– Безнең монда ял йорты түгел. Болай да айдан артык больница койкасында аунадың, каршы килмәдек. Ә хәзер үз юнеңне үзең күр. Әле аякта йөрисең, авылыңа хәбәр ит соңгы чиктә. Килеп алырлар...

– Кемгә барыйм, кайда сугылыйм? Бу шәһәрдә бер танышым да юк бит минем. Ни документ, ни акча, кесәләрдә җилләр уйный… – дип жәлләтергә тырышты шикелле карт, калтыравык тавыш белән.

Сестра кырт кисте:

– Анысында минем эшем юк. Полициягә бар, социаль үзәкләр адым саен, ярдәм кулы сузарлар. Ә миңа сине озатырга куштылар, түрәләрнең кушканнарын үтәми булмый...

Шул чакта уйлары яктырып киткәндәй булды Гөлсинәнең: Марат ич бу! Аның беренче мәхәббәте! Шәп-шәп атлап әлеге парның каршысына барып басты ул, сестраның күзләренә туп-туры карап:

– Минем авылдаш ул! Менә алырга килгән идем үзен. Каршы очравыгыз бик яхшы булды әле. Озатып куйганыгыз өчен зур рәхмәт инде сезгә. Әйдә, Марат, – дип, картны култыклап ук алды. Вакыйгаларның мондый борылыш алуына шәфкать туташы бик риза иде шикелле. Кызыл иреннәрен иңенә ерып:

– Ой, мин дә шат сезнең килүегезгә. Чирләмәгез, бабай, сау булыгыз. Авылдашларыгыз яхшы икән, – дип саубуллашты да кез-кез атлап китеп тә барды. Төсләре уңган күзләре белән Марат сыный карап торды да Гөлсинәгә, яшьләре эркелеп чыкты.

– Гөлсинә-ә, – диде ул ярым пышылдап һәм йөзен читкә борды. – Гафу ит мине, әгәр булдыра алсаң.

– Ул турыда соңыннан сөйләшербез, – дип, дилбегәне үз кулларына алды хатын. – Дөрес аңласам, авылга кайтып барасың шикелле. Анда сине кем сагынып көтеп тора соң?

– Башка барыр җирем юк, Гөлсинә. Нигезгә кайтып үләсе килде. Авылдашлар җирләрләр, дип өмет итәм. Әле Ибрай исәндер, ул туганын читкә какмас, сыендырыр, дим. Исәндер бит Ибрай?

Гөлсинәнең күз алдына 1 тиен өчен җир тишегенә керергә әзер булган авылдашы Ибрайның чытык йөзе килеп басты. Белмим, белмим, тупсасы аша атлатырмы икән сине энекәшең? Әмма бу турыда сүз куертмады.

– Исән, исән, күрешерсең энекәшең белән. Ә хәзер улым янына төшик әле, ул машинасы кырында көтеп торадыр. Шуннан авылга кайту турында уйлашырбыз.

Башта алар, өчәүләшеп, хастаханә янында урнашкан кафеда тамак туйдырып алдылар. Соңыннан Маратны, җитәкләп дигәндәй, кире фойега кертеп утырттылар.

– Без үз йомышларыбыз белән йөреп әйләнәбез, – диде аңа Гөлсинә. – Син монда тыныч кына утырып тор. Иң күбендә 1әр сәгать булырбыз. Шуннан, бергәләп, авылга кайтып китәрбез, яме, – дип, балага аңлаткандай аңлатты хатын. Әлеге дә баягы, бер килгәч, кирәкле әйберләрне алырга ниятләп, кибетләр буйлап йөрергә иде исәпләре. Әмма рәте-чираты булмады бу йөрүләрнең. Башка вакыт булса, дулкынланып, әйбер-чәйбер сайлар иде Гөлсинә, бүген Марат турында уйлар тынгы бирмәделәр аңа.

Марат, Марат… Авылның беренче егете иде ул кайчандыр. Күпме кызлар, төн йокламый, аның белән бергә булу турында хыялландылар икән? Ә менә бу бәхет Гөлсинәгә язылган булып чыкты, егет аны сайлады. Шофер иде Марат, озын гәүдәле, чем-кара мыеклы, кып итеп киенеп куйган бу егет бер өздереп караса, кем тыныч кала алыр иде икән?!

Туйдан соң, Гөлсинә үзен бәхетлеләрдән бәхетлерәк санап, очып кына йөрде. Тик Марат үз тормышы белән канәгать түгел иде. Гомер буе авылда яшә, имеш... Бер уңайлыклар юк. Иртәдән кичкә кадәр эштән бушамыйсың. Колхоз тиеннәр генә түли. Әнә шәһәр кешеләре ничек яшиләр. Маратның кай җире ким?.. Мин-минлеге хәттин ашкан иде егетнең. Шуңа да 2-3ч ай бергә яшәгәннән соң, Гөлсинәнең ялгызын калдырып, башкала тарафларына бәхет эзләргә чыгып китте яшь кияү.

Баштарак еш кына хәбәрләре килеп торды. Бер тапкыр күчтәнәчләр төяп кайтып та урады. Әле төзелештә эшли икән. Вакытлыча гына, чөнки хезмәт хакы аз. Аңа иптәшләре яхшы урын вәгъдә итәләр, имеш. Менә шул чакта ул Гөлсинәне дә үз янына алыр...

Әмма күп тә үтмәде, зым-зыя юкка чыкты Марат. Бу вакытта Гөлсинә үзенең авырга калганлыгын белде. Вакытлыча берәр яры күп акчалар эшләргә киткәндер, озакламый тып итеп кайтып төшәр дип, үз-үзен ышандырырга тырышты яшь хатын. Өметләренә уралып яшәде. Бу вакытта инде ул кире әниләренең өенә күчеп кайткан иде.

Язгы гөрләвекләр акканда, улы Алмазы аваз салды. Яшь әнинең хәлләрен әйтеп аңлатырлык кына түгел иде. Сабыен төннәр йокламый бакты, тамак туйдырырлык акча булсын дип, төрле эшләргә йөрде. Кеше сүзләре күп булды. Кемдер мыскыллап көлде, кемдер аның үзен гаепләде, сирәкләре кайгысын уртаклашты.

Ходай «кәсеп иткәнгә насыйп итәрмен» дигән. Тырышты, тырмашты Гөлсинә, төрле чаклары булды, әмма бирешмәде, кайдадыр булган сөйгәненә үч итеп яшәде. Йоклый алмый ятканнарында аның белән сөйләште, үз яңалыкларын, улларының кылык-холыклары хакында сөйләде, үпкәләрен белдерде, бәхәсләште.

Әнә шулай сиздерми генә еллар үтә торды.Тәрбияче булып бакчага урнашкан Гөлсинә, читтән торып югары уку йортын тәмамлап, җитәкче булды. Үз авылы егете Зиннур артыннан калмый йөри торгач, тәки йөрәген эретте хатынның, аңа кияүгә чыгарга ризалык бирде. Уртак кызлары туды, яңа өй салып чыктылар, урап чыккысыз тормыш кордылар. Зиннурына бар күңеле белән беректе ул. Марат бик сирәк, бары төшләргә кереп кенә йөрәген кузгата иде аның. Хәер, бар авыл халкы аны үлгәнгә чутлый иде инде. Төрле хәбәрләр йөрде. Имеш тә начар кешеләр белән бәйләнгән икән, егетне пычакка алганнар... Кот очарлык җинаять эшләгән, башы төрмәдә черегән... Яман чир үлеменә сәбәпче булган... Тагын әллә ниләр, әллә ниләр… Ә Марат тере, имеш. Таптымы икән бәхетен?

Кайту юллары бормалы, озын-озак иде. Арткы урында утырган Марат, минут саен уфылдап, башыннан үткәннәрне сөйләде. Теге чакта ул гәрәбә эзләргә ерак Калининград шәһәренә чыгып киткән булган икән. Анда берничә ел яшәгәч, Әчтерхан якларында карбыз үстергән. Соңгы 20е елы Балкар илендә, таулар арасында үткән. Оҗмахка тиң икән ул яклар, ул җимеш-җиләк котырып үсә, алмалар да хөрмәләр ...

– Шул оҗмахка тиң якларда бәхетеңне таптыңмы соң? – дип сорамый булдыра алмады Гөлсинә.

– И-и, Гөлсинә, нинди бәхет ди ул? Гел үзе артыннан әйди генә, алдаштыра, ә эзеннән барсаң – алсу томан гына, имеш, анда. И-и, Гөлсинә … – дип авыр сулады Марат, чаларган башын чайкап.

Ә Гөлсинәнең үз уйлары иде. Кайчандыр, сөйгәнемнән калмыйм дип, егеткә ияреп чыгып киткән булса, нинди язмышларга тарыр иде икән ул? Үткәннәренә хәзер килеп шөкер генә итәсе аңа. Шуңа күрә үз тәкъдиреңә зарланасы түгел. Аллаһ ни эшкәртсә дә – барысы хәерлегә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100