Әле йөгереп йөргән Фасаттар картны көтмәгәндә үлем чире аяктан екты. Кичтән сарыкларын караштырып, капкасына арата салып керде, карчыгы белән кара-каршы утырып чәй эчте, кичке намазын укыды, шактый матур күренде ул чакта. Ә иртән аягына баса алмады, җеп өзәрдәй хәле юк иде. Ул көнне артык хафаланмады әле карт. Карчыгы Хөббенисә дә игътибар бирмәде аның зарлануларына. Ир-ат бигрәк җебек итеп яратылган бит инде ул, сабый бала төсле, искән җил дә ярамый аңа. Картының караваты янына китереп тамагын туйдырды әле генә табадан төшкән коймаклар белән, сарык итеннән пешерелгән шулпаны да калаклап дигәндәй ашатты.
Әмма икенче көнне картның күңеленә курку керде. Бу ни хәл? Салкын алдырмады, егылып имгәнмәде, җен сукканы тоелмады, ә ул сузылып урын өстендә ята. Һаман да ваемсыз кыланган карчыгын очыртып фершал кызга җибәрде ул. Килсен, терелтсен, аякка бастырсын! Шуңа укып чыккан ул, юлларын белергә тиеш!
Йомшак куллы фершал кыз Фәридә аның маңгаена кулын куйды, кабыргаларга ябышырга якынлаган корсак тирәләрен баскалап карады, теге колак аппаратын элеп алдан да, арттан да тыңлады. Нидән зарлануын сорашты Фассатар бабасының. Карт ак халатлы кыз бусага аша атлап үткәч тә тернәкләнеп киткәндәй булды. Без барыбыз да нык ышанабыз табибларга, хәзер берәр шифалы дару төймәсе йоттырыр да сәламәтләнеп тә китәрбез төсле. Сирәк була андый могҗизалар...
Карт кызның үзен бик ихласлап тикшергәненә риза булып ятты, әмма менә төгәл генә итеп кайсы төше авыртканын ачык аңлатып бирә алмады ул. Бер карасаң, ул кадәр зарланырлык авырткан җире дә юк иде аның. Икенче яктан карасаң, башы да әйләнгәндәй итте, күз аллары томаланды, авыз эче кипшенде, сул як кабыргасы асты чәнечте, тубык буыннары тыңлашмады, куллары оеды. Менә шуларны җыеп кына әйтеп бирә алмады Фассатар бабай, гел бер сүзләрне кабатлады.
Авырта, кызым, түзәр әмәлем юк, җаным чыгып килә алкымымнан. Син, кызым, бер-бер хәл ит инде, аякка бастыр бабаңны, даруның көчлесен бир, – дип үтенде. Аның сүзләрен аяк астына салып таптамады рәхмәт төшкере бала, картның ите калмаган янбашына бик авырттырып уколын кадап куйды, эчәргә төрле төсле берничә дару калдырды.
Турысын әйтергә кирәк, бу дәвалаулардан артык файда күрмәде карт, әмма ышануы көчле иде аның. Кеше чирләми тормый, бер-ике көн аунар да егетләр кебек йөреп китәр әле ул!..
Йөзьяшәр күршесе Фатыйма карчык кереп өметләрен өзде картның. Фассатар бабайның каршысына килеп утырды тәмуг кисәве, күзләрен чекрәйтеп озаклап карап торды да тирләп-пешеп яткан Фасссатар картка каркылдап та җибәрде:
Нәрсә даруланып булашкан буласың, карт алаша? Үлем чире килгән сиңа, дару гына ала алмый аны. Газраил белән очрашырга әзерлән, белгәннәреңне укы,тәүбәгә кил. Я Раббым, я Рахман, я Рахим… – дип авырлык белән генә аягына басты соңыннан. - Бәхетле затларга чирләреңне бирәсең, нигә оныттың мине, тугырыклы колыңны? Кайчан минем чиратым җитә инде?.. - дип ишеккә таба теркелдәде.
Шул сүзләр җитә калды Фасаттар картка. Үлем чире диме яртакыл карчык? Нинди үлем ди монда, сиксәне дә тулмаган ич әле Фассатарның? Әле ул, әле ул, әле… Шундый рәхәт дөньяны ташлап, үлеп китәргә монда. Әле аның әллә күпме планлаштырылган эшләре алда. Менә сиксән яшен, түгәрәк юбилейны, бар туганнарны җыеп табигать хозурында үткәрергә җыена иде ул. Ерактарак яшәгән агай-энеләргә бу хакта сүз җибәргәли башлаган иде инде. Быел уразаны башыннан ахырына кадәр бер көн калдырмый тотармын язган булса дип ниятләп куйган иде. Гел ниндидер мәшәкатьләр туып, тулысы белән тота алганы булмады аның уразаларын…
Олы улы Ришатның кызы көмәнле йөри, бер-ике айдан алып кайтырга тиеш. Оныгының улын кулларына алып сөяргә өмет итә иде бит карт. Икенче улының кызына кияүгә чыгар вакыт җиткән. Ниндирәк булыр кияү кеше, дигән фаразлар килгән иде башына. Инде иң авыр елларны үткәргәч,тәмам оҗмахта яши башлагач китеп барырга тиешме ни ул? Бер ун елга исәп тота иде әле Фассатар карт. Кешеләрнең Айда өй салып яши башлауларын күрермен, дигән яшерен теләкләре бар иде. Гомер буе кызыксынучан кеше булды ул. Картлар арасында беренче булып кесә телефонын файдаланырга ул өйрәнде. Теге галәм кункалары төшеп, чит йолдызлар белән элемтәгә керүне түземсезлек белән көтә иде. Барысы да юкка булып чыгамыни?..
Бирешә торган картлардан түгел иде Фассатар бабай. Көнендә-сәгатендә олы улын эшләреннән бүлеп, чакыртып кайтарды. Җыелган акчаларын тегенең кулына тоттырды, иң яхшы врачлардан тикшертергә әмер бирде үзен.
Өч-дүрт көн башкала врачлары бар эшләрен ташлап Фасссатар картның сәламәтлеге турында гына уйладылар. Соңыннан:
Күзгә күренгән чире юк, көтик бераз, - дигән фикергә килделәр. Бу сүзләрне ишеткәч, Фассатар бабай әмерне югарыдан көтәсе икәнлеген аңлап алды. Хөббенисә әби исә алда торган аерылышуны сизенеп, күз яшьләренә ирек бирде.
Кая ашыгасың, карт тәре? – дип гел картын битәрләде. Ә Фассатар бабай, киресенчә, тынычланып калды. Ә бит бик бәхетле кеше булып чыкты ул, бәхетле үлем килә аңа! Күп төрле иде моны исбатлаган мисаллар. Мәсәлән, картлык белән очрашмый, әллә кайчан китеп бара ала иде бит ул бу якты дөньядан. Малай чакта әле, Зәңгәр күлдә су кергәндә тончыгып, су төбенә төшеп яткан иде малай. Ярый янда зур малайлар булып тартып чыгардылар аны, күпкәнче эчкән күл суын корсагын кыскалап костырдылар. Армиядә чак үлемнән калды ул. Машиналар колоннасы полигонга китеп барганда алда барган егетнең машинасыы тау астына тәгәрәде. Ничек тукталып кала алгандыр шул чакта Фассатар? Олы гына майор кочаклап, күкрәгенә кысты аны соңыннан:
В рубашке родился, сынок, - диде.
Соңыннан да булды очраклар тегендә китәргә. Үлем бит ул җилкә тамырыннан якынрак тора кешегә. Күпме якын дуслары, бергә эшләгән иптәшләре үлеп киттеләр. Якын дусты Шамилне бастырык сынып китеп чигәсенә китереп сукты. Ни булганын да аңламый калгандыр, бахыр. Икенче як күршесе Сәлим үзе теләп муенына бау салды, ятим баласы елап калды. Күп булды андый очраклар, санап китсәң. Фаҗигале үлемнәр, үзләре теләп киткәннәр, чир алып киткәннәр... Ә менә Фассатарга бәхете картлыгын күрергә язган икән. Барысы да булды тормыш булгач. Умыртка баганасын сындырырдай авырыклар басты аны, кара кайгылар чәчләрен агартты, йөрәккә утлы тамгалар салды еллар. Шатлыгы да булды тормышында. Кадер-хөрмәт күрде, абруе булды кешеләр арасында, бер дигән балалар үстерде, карчыгы белән тиң-тигез гомер итте. Үткәннәргә үпкә юк.
Әлеге нәфес дигәнең һич туймый, тагын-тагын яшисе килә бәндәнең. Ә алда нәрсә көткәнен кем белә? Югары урамда Юлия исемле чәчкәгә тиң кыз бар иде. Үлеп гашыйк иде шуңа кайчандыр Фассатар. Әмма язмаган булган кавышырга. Хәзер килеп шул коры сөяккә калган карчык биш-алты еллап инде урын өстендә ята. Кайчандыр чәчәк төсле булгандыр бу дип күз алдына китерүе дә кыен. Шундыйга охшаш булып озынайса гомерең, Алла сакласын. Әнә Гайнетдин ята ялгызы өендә. Фассатардан шактый олырак инде ул. Адымнары да эре, үз-үзен карарлык көче-куәте бар. Бер кунакка кайтканда кызы, кияве, оныгы әниләрен, Гайнетдиннең Мәстүрәсен, үзләре белән утыртып алып киттеләр. Икенче көнне барысын бергә кайтарып җирләделәр мескенкәйләрне. Бер йөк машинасы астына барып кергәннәр, диделәр. Шундый тормышка кызыгамы Фассатар?
Юк, бәхетле үлем көтә аны алда. Үз өендә, якыннары арасында, чиста урын-җирдә каршы ала кунакны. Карчыгы соңгы сулышына кадәр тәрбияләр, карар, уллары шартын китереп җирләрләр, иманга килеп, Аллаһны танып китә, шөкер, хәер-догадан калдырмаслар якыннары. Чама кирәк бар нәрсәдә. Килде, күрде фани дөньяның нинди икәнен. Хәленнән килгән кадәр яшәргә тырышты. Нәселе кала җирдә. Кунак кына без монда. Кунак кеше тыйнак булырга тиеш. Әлегә кадәр үлем дигәннәре беркемне дә урап үтмәгән әле. Риза булып каршы алырга әзер торыйк...