Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхеткә урау юл

news_top_970_100

Иртән йокыдан уянгач, бертуктамый зырылдаган будильнигын сүндерергә телефонын кулына алды Фәнил. Һәм төнлә килгән смс-хәбәрне күрде. Күзләрен уып алды, рәхәтләнеп киерелде һәм кабат телефонын кулына алды. Теге хатны укыды да телсез калды.

«Мин бала көтәм. Тест уңай чыкты. Син бу хакта белергә тиеш, дип уйладым».

Менә шулай гади генә. Өч җөмлә, ә гүя тормышның асты өскә килде. Фәнил караватыннан сикереп торды, хатны җибәргән Мәликәнең номерын җыйды.

«Нәрсә аңлата инде бу? – диде Фәнил исәнләшеп тә тормыйча. – Син шаярасыңмы әллә?»

«Беренчедән, кычкырма миңа, – диде Мәликә, үпкәләгән тавыш белән. – Икенчедән, мин шаярмыйм, мин чыннан да йөкле. Тестны күрсәтә алам. Бүген иртән кан тапшырдым, төштән соң нәтиҗәсе әзер була, сиңа да күрсәтермен, әтисе».

Соңы сүзен ничектер мыскыллап әйтте Мәликә, һәм Фәнилгә кыен булып китте. Нинди әти булсын инде ул? Гомумән, аның Мәликә белән бу гыйшык-мыйшык уены берничә минутлык кына булды дияргә мөмкин. Берничә төнне бергә уздырганнар иде, ә бу кызыкай, күрәсең, егет аңа гомер буе бурычлы, дип уйлады, ахры. Әлбәттә инде, Фәнилнең үз фатиры, яхшы машинасы, эше әйбәт, хезмәт хакы да саллы гына. Җитмәсә, буйдак – аерылган. Мәликә кебекләр өчен «майлы калҗа» инде.

«Миңа бернәрсә дә күрсәтергә кирәкми, – диде Фәнил шундук. – Синең анализларың миңа кызык түгел. Ул бала миңа кирәкми».

«Шулай әйтәчәгеңне белгән идем инде, – дип көлде Мәликә. – Син куркак бит!»

«Куркаклыктан түгел. Синең белән уртак бернәрсәм дә булуын теләмим, бигрәк тә балалар», – диде Фәнил.

«Шуннан нәрсә? Мине шулай тормышыңнан сызып ташлыйсыңмы?» – диде Мәликә.

«Мин бу хакта сөйләшергә әзер, – диде Фәнил бераз йомшарып. – Баланы төшертергә акча бирә алам. Ә мине онытачаксың».

Мәликә көлеп җибәрде, әмма аның көлүе шат түгел иде, һәм бу телефон аша да аермачык аңлашылды.

«Ничек баналь! Мин сине башка ир-атлардан аерылып торасыңдыр дип уйлаган идем, әмма син дә нәкъ шундый булып чыктың, барыгыз да бер калыптан инде. Куркак, кабәхәт һәм җирбит!» – диде Мәликә, усал итеп.

«Сүзләреңне үлчәп сөйлә, яме!» – диде Фәнил, кисәтүле тавыш белән.

«Ычкын! – дип кычкырды Мәликә трубкага. – Мин синнән берни дә кирәкми!»

Сөйләшү өзелде, ә Фәнил ачуы килеп телефонын караватка ыргытты. Ул үзенә дә, Мәликәгә дә, ике сызык күрсәткән тестка да ачулы иде. Шул ике сызык бөтен планнарын юкка чыгарды бит. Хәтта бу уен өчен генә булган мөнәсәбәтләре бернәрсәгә мәҗбүр итмәсә дә, Фәнил, берни булмагандай, шулай кабәхәтләрчә Мәликәне ташлый алмый. Һичшиксез, Мәликә белән очрашасы һәм тыныч кына, барысын да уртага салып сөйләшәсе булыр. Ләкин башта үзенә тынычланырга кирәк әле.

Һәм нәкъ шул вакытта аңа Илүзә шалтыратты. Бөтен көчен җыеп, мөмкин кадәр тынычланырга тырышып, Фәнил трубканы алды.

«Сәлам, – диде Фәнил тыныч һәм салмак тавыш белән. Әйтерсең, теге каһәр суккан хат аңа бөтенләй килмәгән иде. Биш минут элек булган хәлләр төш кебек калды.

«Сәлам, кич безне кереп аласыңмы?» – диде Илүзә.

«Әлбәттә!» – диде Фәнил, әзер булуын белдереп, ә үзе йөрәгенең дөп-дөп тибә башлаганын сизде.

Шулай да, элекке хатынына булган хисләре сүрелмәгән иде аның, һәм Фәнил Илүзә артыннан әллә кая да барырга риза, аның һәр сүзен тыңларга һәм һәр теләген үтәргә әзер иде.

«Без сине парк янында төгәл җидедә көтәбез, яме, – диде Илүзә. – Бу юлы өметләрне акларсың дип уйлыйм».

«Бу кич сезнең өчен онытылмаслык булсын өчен барын да эшләрмен. Яхшы мәгънәдә...» – диде Фәнил.

Телефонын сүндерде дә караватка ауды. Юк, бу язмыш аны күпме сынаячак тагын? Элекке хатыны белән менә-менә дуслашты, аның белән мөнәсәбәтләрне җайлады, кызы белән якынайды гына, дигән иде, һәм менә Мәликәнең авырлы булуы турында хәбәр өстенә бозлы су койгандай булды. Моны тиз арада ничек тә булса хәл итәргә кирәк.

Эшендә дә таркау булды Фәнил, шуның аркасында кичкә таба җитәкчесе дә «утлы табада биетеп» алды үзен. Әле ярый башка хезмәттәшләре алдында шелтәләмәде, юкса Фәнилгә бөтенләй авыр булыр иде. Ә болай тынычта, кырыкмаса-кырык «озын колак» булмаган җирдә теләсә нәрсәне дә тыңларга була.

«Һәм кара аны, Фәнил, әгәр тагын болай эленке-салынкы йөрсәң, бел, монда озак тотмыйм мин сине. Син саннар белән эшлисең, һәм компаниянең киләчәге шул саннарга бәйле. Аңладыңмы?» – диде җитәкчесе ахырдан.

«Аңладым», – диде Фәнил һәм директоры кабинетыннан чыкты.

Фәнилнең эчеп онытыласы килде. Нәкъ теге кичтәге кебек. Ул вакытта лыкынганчы эчеп өенә кайтты һәм хатыны Илүзәгә кул күтәрде ул. Бу – аларның аерылышуына соңгы сәбәп булды. Ә соңыннан милек бүлешү, кызы белән очрашуларны хәл итү... Ул көннән 2 ел вакыт узган инде. Фәнил шушы вакыт эчендә аракыны авызына да алмады, үзен ничек тә тыярга тырышты һәм соңыннан мондый тормышка ияләшеп тә китте. Хәзер исә кабат шул хис биләп алды, бөтен дөньясын онытып, ләх исергәнче эчәсе килде аның. Ә Илүзә һәм кызы белән очрашуга бер сәгатьтән азрак вакыт калып бара...

Фәнил үзен кулга алырга тырышты, әмма ул, үз-үзен белештермәс хәлгә җитеп, ачуы килгәнен аңлады. Уйлары элекке хатыны, кызы һәм алар белән очрашу турында иде, аннан кире Мәликәгә әйләнеп кайтты. Аны исенә төшергәч, тагын авыр булды, эчәсе килде.

Фәнил уйларыннан арынырга теләгәндәй, башын уңга-сулга селкеп алды. Ә уйлары балачагына әйләнеп кайтты. Балда-майда йөзеп, рәхәттә, тынычта яшәмәде Фәнил. Әтисе гел эчте, хатынына кул күтәрде, ә әнисе түзде. Илүзәдән аермалы буларак, Фәнилнең әнисе иренә каршы сүз дәшмәде, кыйнауларына да түзеп яшәде. Әтисе бавыр чиреннән үлеп киткәнче шулай дәвам итте. Җитмәсә, әтисенең соңгы көннәрендә бала караган кебек карады әнисе. Күп елады, айныта алмаганы өчен гафу сорады, үзен тиргәде.

«Әгәр кыстаган, мәҗбүриләгән булсам соң?! – дип хәсрәтләнде әнисе. – Әтиеңне табибка алып барган булсам, тормышыбыз бөтенләй башкача булган булыр иде дә бит...»

«Нишләп шулай эшләмәдең соң, әни?» – дип сорады Фәнил. Ул әнисенең башында мондый уйлар бардыр дип уйлап та карамады бит.

«Чөнки курыктым...» – диде әнисе.

«Нәрсәдән курыктың?» – диде Фәнил, гаҗәпләнеп.

Иреннән гел кыйналып торган, бер җылы сүз ишетмәгән, җитмәсә, бердәнбер баласының мыскыллауларына, түбәнсетүләренә дә түзеп торган хатынның нәрсәдән курка алуын аңламады ул. Әнисенең бу сүзе шаккатырды аны. Бактың исә, әнисе бөтенләй башка нәрсәдән курыккан булган икән.

«Әтиең китәр, дип курыктым. Аның эчмәгән чагында нинди булуын берәр хатын-кыз күреп алыр да алып китәр, ә әтиең гашыйк булыр һәм безне калдырыр, дип курыктым, улым», – диде әнисе, яшькә буылып.

Фәнил нәрсә әйтергә дә белмәде. Аның фикеренчә, үзен балачагыннан мәхрүм иткән әнисенә нәрсә дип җавап бирә алсын соң ул? Туганнан алып, 15 яшенә кадәр Фәнил куркыныч төштә яшәгән кебек булды: әтисеннән курыкты, аның «перегар» исен сулады, әтисенең әнисен җәберләвен күреп көн итте. Ә Фәнилнең мондый буласы килмәде, ә аракы эчеп карагач, үзенең дә эченә шайтан кереп урнашканын аңлады. Нәкъ әтисенә әйләнә дә куя. Дөнья җимереп котырасы, эченә җыелган ачу-ярсудан котыласы килә. Ә бит, юкса, ул – гади тормышта әдәпле, тәрбияле ир-ат.

Эштән чыккач, Фәнил машинасына утырды һәм паркка таба китте. Балачагы турында уйлангач, бераз җиңеләйгән кебек булды, әмма эчәсе һәм соңыннан бөтен ачуын чыгарып котырасы килү теләге басылмады. Әгәр башласа, туктый алмаячагын белә иде Фәнил, шуңа күрә бар көченә үзен тыеп торырга, шул «яшел еланның» организмына кереп рәхәт изрәтәчәге, башка кешегә әверелдерәчәге турында уйламаска тырышты.

Ул парк капкасы янында басып торган Илүзәне күрде һәм аңа ничектер җиңелрәк булып китте. Элекке хатыны янында кызы Алия басып тора, «әтәч» конфет кимерә, ә әтисен күргәч, шатланып, аңа кул болгады.

«Әти! Әти!» – дип куанып кычкырды.

Фәнилнең йөзенә елмаю кунды. Ул кызын кочаклады, соңыннан Илүзәгә карады. Ул әле дә үзен ничектер чит итеп тота, гәрчә алар инде күптән дуслашты һәм ызгышырга башка сәбәп тә юк кебек. Аларның дуслашуы озак булды, аерылышып, ярты ел чамасы узгач кына мөнәсәбәтләрен җайлый алдылар. Фәнил гаиләсен кире кайтару өчен мөмкин булганның барын да эшләде, хәтта зуррак фатир да алды. Илүзә белән Алия теләсә кайсы мизгелдә кире кайта алсын һәм үзләрен кыен хис итмәсеннәр өчен тырышты. Ах, әгәр Мәликә булмаса икән!

«Кая барабыз?» – дип сорады Илүзә, Фәнилгә сынаулы караш ташлап. Ул аңа һәрвакыт шулай карый, әйтерсең, Фәнилне яңабаштан өйрәнә, күзәтә. Бер яктан, Фәнилгә әллә ничек уңайсыз булып китте, ә икенче яктан, Илүзәнең үзенә карата кызыксынуын тойды. Илүзә дә элекке ирен һаман да ярата, Фәнил моңа шикләнми, аерылышканнан соң узган 2 елда Илүзәнең беркеме дә булмагандыр.

«Әйдәгез, ресторанга барабыз!» – диде Фәнил.

«Ура! Ресторанга барабыз!» – дип баскан урынында сикергәли башлады Алия.

«Ә нинди сәбәп бар?» – дип сорады Илүзә. Күрәсең, аңа бу идея бик ошап бетмәде.

«Берәр сәбәп кирәкмени? – дип елмайды Фәнил. – Болай гына ресторанга барабыз, тәмле итеп ашарбыз, сөйләшеп утырырбыз. Атнадан артык күрешмәдек бит, менә сиңа сәбәп».

«Тагын эчәчәксеңме?» – дип шундук сорады Илүзә.

Илүзәнең бу соравыннан Фәнилгә тиә бәреп чыкты. Әйтерсең, элекке хатыны аның уйларын укый иде.

«Юк, эчмим. Мин рульдә, димәк, эчә алмыйм», – дип нык кына әйтеп куйды Фәнил.

Илүзәнең йөзе бераз йомшарды, хәтта җиңелчә генә елмаеп та куйды. Алар кичне бик күңелле уздырды, тәмле ашадылар, рәхәтләнеп сөйләштеләр, көлештеләр. Һәм кинәт Фәнилне бәхетле бер хис биләп алды. Ул ахмаклыгы аркасында югалткан бәхетен кире кайтара ала бит! Югалткан хәзинәсен кире кайтарып, кабат бәхетле була ала. Иң мөһиме, тагын «бәйдән ычкынмаска» һәм барысын да җимереп ташламаска. Әмма аның этәргече бар – гаиләсе.

Алар инде рестораннан чыгып китәргә җыенганнар иде, шунда Фәнилне ток суккандай булды. Ул ресторанга килеп кергән Мәликәне күрде. Кыз тәрәзә янындагы өстәлгә барып утырды. Ике кешелек өстәл. Фәнил югалып калды, шулай да Илүзә белән Алиягә десерт ашап алырга тәкъдим итте.

«Нинди десерт инде тагын, корсак шыплап тулды бит болай да...» – дип елмайды Илүзә һәм, «юк» дигәнне белдереп, башын чайкады.

«Ә минем тәмле торт ашыйсым килә!» – диде Алия. Илүзә кызына каршы килә алмады, десерт сайлады.

Өстәл янында утырган һәм Фәнилне күрмәгән Мәликәдән күзен дә алмады ир. Ә Фәнил үзенең сөяркәсен һәм аның янына бер ир-ат килеп утырганын да бик яхшы күреп торды. Алар дәртләнеп үбешеп алды, соңыннан кара-каршы утырдылар да шәраб эчтеләр.

«Үзе авырлы, үзе шәраб эчә», – дип уйлап куйды Фәнил. Хәер... Бәлки, бер бокал шәраб зыянлы да түгелдер. Әмма, Мәликә бер бокал белән генә чикләнеп калмады, ә соңыннан як-ягына карап алганда, күз карашы Фәнил белән очрашты. Фәнил кызның йөзе мизгел эчендә үзгәргәнен сизде, Мәликә секунд эчендә куркып, югалып калган кыяфәткә керде. Илүзәнең хатын-кызлар бүлмәсенә чыгып киткән вакыты иде, шуңа Фәнил Мәликәгә карап елмаеп алды.

Тагын бер минуттан Фәнилнең телефонына Мәликәдән смс-хәбәр килде.

«Әйдә, ишек янында сөйләшеп алыйк», – дигән кыз.

Фәнил, Мәликәгә карап, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып алды. Соңыннан Илүзәгә машинаны, ишек янынарак алып килә торам, соңыннан шалтыратам, чыгарсың, диде.

«Урамда өшеп тормагыз, көз бит инде, көннәр суык...» – диде Фәнил хатынын һәм кызын кайгыртып.

Ә Илүзә Фәнилгә карап елмайды, һәм шушы елмаюдан ирне шатлык биләп алды.

Фәнил, тиз-тиз атлап, ишеккә таба юнәлде, ишек янында бераз басып торды. Ярты минуттан янына Мәликә килеп басты.

«Кирәк бит ә! Нинди очрашу? Егетеңме ул?» – дип сорады Фәнил, елмаеп.

«Әче телләнмә, – дип шундук аны бүлдерде Мәликә. – Син дә монда үзең генә түгел бит? Гаиләң белән күңел ачасыңмыни әле?»

«Ул – минем гаиләм, шулай булгач, нормально. Кара әле, авырлы хатыннарга шулкадәр эчәргә ярыймы ул?» – диде Фәнил.

«Ә син нәрсә, минем күпме эчкәнне санап утырдымы?» – диде Мәликә, күзләрен усал ялтыратып.

«Мин сине һәм теге егет кисәген күзәтеп утырганда, ярты шешә эчәргә өлгердең инде. Син чынлап та авырлымы соң? Әллә ул балаң миннәнме?» – диде Фәнил, көлемсерәп.

Мәликә Фәнилнең яңагына сугып җибәрергә кизәнгән иде, Фәнил сөяркәсенең кулын эләктереп калды. Дөресрәге, элекке сөяркәсенең. Берничә көн элек ул шулай хәл итте. Әгәр Фәнил гаиләсен кире кайтарырга тели икән, димәк, Мәликә аның тормышында артык.

«Миңа кул күтәрәсе булма, – дип кырыс тавыш белән әйтте Фәнил. – Сүз уңаеннан шуны әйтәм, безнең арада бар да бетте. Сиңа күптән әйтәсем килеп йөрде, тик син үзең дә – бик акыллы кыз, барысын да үзең аңладың».

«Күралмыйм сине! – дип кычкырды Мәликә. – Хәзер барам да хатыныңа барысын да сөйләп бирәм. Үзең гаиләңне җимергәнгә елап яттың, ә үзең минем белән йоклап йөрдең!»

«Авызыңны гына ачып кара! Алайса, мин дә теге егет янына барам да синең хатыңны күрсәтәм. Аннан башка тагын кем беләндер йоклап йөрүеңне, ай-һай, ошатыр микән. Болай карап торышка бик көнчел күренә үзе...» – диде Фәнил.

«Күралмыйм сине! – диде Мәликә кабат. – Мин синең бәхетсез булуыңны теләдем. Нәкъ минем кебек. Элекке хатының белән очрашып йөрүеңне һәм барысын да кире кайтарырга теләвеңне белгәч, мин ничек бәхетсез булсам, синең дә шулай ук бәхетсез булуыңны теләдем. Мин сине эт баласы кебек көттем, ә синең минем өстән элекке хатының белән чуалып йөрдең. Мине кем буларак кулландың соң син? Фәхишәме?»

«Син үзеңне үзең шулай дип атадың. Ә бала турында уйдырма – синең соңгы котылу чарасы. Шулай итеп, миңа гаиләм янында бәхетле булырга ирек бирмәскә теләдеңме? Син бит авырлы түгел, шулаймы?» – диде Фәнил, тыныч кына.

Мәликә тешләрен кысты, хәтта тешләренең шыгырдаганына кадәр ишетелде. Кыз башын иде дә, берни дәшмичә, кире ресторанга кереп китте. Фәнил үзенең хаклы булуын аңлады, Мәликә авырлы түгел. Димәк, борчылырга бер сәбәп тә юк!

Ул тыныч кына машинасына таба китте, соңыннан Илүзәгә шалтыратып, чыга торырга кушты. Алар, өчәүләп, паркка таба кузгалып китте.

«Әти, син, яңа фатирымны күрсәтәм, дигән идең! Әйдә сиңа кунакка!» – диде Алия, көтмәгәндә.

Фәнил тиз генә Илүзәгә күз төшереп алды. Ә ул алга караган, әйтерсең берни дә ишетми...

«Әгәр әниең каршы булмаса...» – диде Фәнил әкрен генә. Фәнил Илүзәнең кунакка килүен генә түгел, ә аның үзе янында иртәнгә кадәр калуын бик тели иде. Нәкъ элекке вакытлардагы кебек...

«Әнисе каршы түгел, риза», – дип елмайды Илүзә.

Шулай да ул Фәнилгә карамады, әмма янында утырган Илүзәдән җылылык бөркелгәнен сизде ир.

Фәнил, сөенеп, машинасын башка урамга борды һәм кибет каршында туктады.

«Иртәнге ашка берәр тәмле әйбер алырбыз, бәлки?» – диде һәм үзе, Илүзәнең җавабын көтеп, тынып калды.

«Әлбәттә, алырбыз. Әйеме, кызым?» – диде Илүзә, елмаеп.

«Ура! Бүген әтидә кунабыз!» – дип кулларын чәбәкләде Алия.

Фәнил инде күптән кичермәгән бәхет кичерде. Бу мизгелдә аңа рәхәт, тыныч иде. Хәзер инде ул элекке хата-ялгышларын кабатламас, балачак үпкәләрен, яшерен теләк-хыялларын үткәндә калдырыр. Аның тормышында аракыга да, ниндидер мәгънәсез мөнәсәбәтләргә дә башка урын юк. Ул гаиләсе белән кабат кушылып яшәргә, якыннарын бәхетле итәргә карар кылды. Хәзер инде Фәнил үзенең бәхетен кулдан ычкындырмас.

«Дзен» сайтыннан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100