Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхеткә чыдый алмау (Дамир Мортазин)

news_top_970_100
Бәхеткә чыдый алмау (Дамир Мортазин)
"Чаян" журналыннан

Мәдинә күптән кияүгә чыгарга уйлап йөри иде, ләкин нигәдер һаман җае чыкмый торды. Башта институтны бетерәсе булды, аннан соң, түләүле курсларга йөреп, үзенең тән-фигура, килеш-килбәт җитешсезлекләреннән арынды, шуңа өстәп, социаль челтәр белән буталып йөрде. Ара-тирә – төнге клублар, шау-шулы очрашулар, кызыклы кешеләр арасында буталулар... Тормыш гөрләде, чәчәк атты, әйтерсең лә бар дөнья бәйрәм генә!

Ниһаять, иреннәренә һәм күкрәгенә пластик операцияләр ясаткач, ул гаилә корырга ният кылды. Ире болай хәйран әйбәт кеше сыман – эчми, тартмый, муен артлары кырылган, шәрә аягында туфли, ягъни модный... Исеме дә шәп – Макс.

Шулайлы тормыш башладылар. Бер көн яшәделәр, ике көн, бер атна. Шул көннәрнең берсендә Макс Мәдинәдән аш пешерүен сорады.

– Аш ашыйсым килә! Туйдырды китерелгән фаст-фуд...

Мәдинә кабынып китте:

– Мин сиңа плитә янында аш пешереп торыр өчен кияүгә чыктыммы? Яшьлегемне, матурлыгымны әрәм итеп!..

Ишекне шапылдатып япты да сердәше Ләлә янына китте. Ул аны акылы өчен хөрмәт итә иде. Әле аның төркемендәге язылучылары да 10 кешегә артык.

– Кара син аны! Нинди оятсызлык! – дип чыгырыннан чыкты Ләләсе. – Хатын муенына утырырга икән исәбе!

Менә минем ирем өйдә бөтенесен үзе эшли иде. Нәрсә куштым, шуны үтәде...

– Син аерылган – шулмы?

– Әйе... Бу ирләр бөтенләй бәйдән ычкындылар! – дип, сердәше ачуын ныграк кабартты. – Алар бит безнең көне буе эшләп арыганыбызны да аңламыйлар. Шопинг, фитнес, солярий... Бер эпиляция эшләтү генә ни тора!

– Шулай... – дип куәтләде аны Мәдинә.

– Ир булып әллә кем булган! Миңа хәзер гүргә кергәнче аңа аш пешерергәме? Башкалар

әнә үзләренең джипларында Куршевелларда оча, ә бу үзенә ризык әзерләп ашый алмый!

– Әйтмә... – дип, Мәдинә пичәт сугып куйды аның сүзләренә.

– Ошамый икән, юлларына – ак җәймә! Башкалар бетмәгән!

– Ә менә бу сүзең белән мин килешмим, – диде кинәт Мәдинә. – Соңгы тренингта коуч нәрсә дип әйтте безнең «ирләрнең йөрәген ничек яулап алу турында»гы кызыксынуыбызга...

– Ни турында дисең?.. – дип кабатлап сорады Ләлә.

– Статистика буенча – фәндә чутланган… Ирләр хатын-кызларга караганда күпкә азрак икән. Димәк, алар – сайлап алучылар. Күз алдыңа китер, араларыннан бер чибәркәе табылыр да аш та пешерер, кибеткә дә йөгерер, балалар да табар. Берсенең дә, ялгыз калып, күке сыман күкелдәп утырасы килмәс. Шулай итеп, минем Макс та тү-түт...

Мәдинәнең сүзләренә Ләлә, кашларын җыерып, уйга калды...

Бер ай чамасы Мәдинә әниләрендә яшәп торды. Максның шалтыратуларына һәм телефонына хәбәр җибәрүләренә җавап бирмәде. Ләкин күңеленә корт керде: ул анда берүзе генә ничек яши икән, коры-сары ашап үлмәде микән? Берзаман, ул аның белән гаилә корган өйләренә, болай, «кызыксынып» кына кереп чыгарга булды.

Үзенең ачкычы белән ишеген ачты – һәм тыныч кына эчкә атлады. Күңелне кытыклап, аш бүлмәсеннән тәмле ис бөркелде.

– Макс, җаным, менә синең яраткан токмачлы ашың пешеп тә җитте! – дигән ягымлы хатын-кыз тавышы ишетелде. – Тизрәк кил, суына күрмәсен...

Мәдинә шул якка юнәлде. Аның каршысында кулына чүмеч тоткан сердәше Ләлә пәйда булды...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100