«Исмә әле, җил, исмә инде.
Тын гына тор, тик кенә.
Таралмас шул сагышларым,
Җилләр исә дип кенә…»
Алар авылга таба борылдылар. Машинада ишетелер-ишетелмәс кенә яңгыраган җырны икесе дә тын да алмыйча тыңлап кайтты. Ризван Хәкимов һәм кызы Альбина Хәкимова башкарган бу мәгънәле җыр аларның язмышына туры килмәсә дә, нәрсәсе беләндер якын иде. Дамир, тирән уйга бирелеп рулен бора-бора, янында утырган кызына карады:
– Авылга кадәр күп калмады, кызым, җил тизлегендә кайтып җитәрбез!
– Әти, бу җырны тагын тыңлап бетерергә өлгермәбез микән инде? – дип ямансулады Динә, инде ничәнче тапкыр шул җырның ахырына кадәр тыңлый алмауларын исенә төшереп.
– Әле ничек кенә өлгерәбез, кызым! Бер-ике тапкыр кабатлап тыңларга да җитешәбез әле! – дип, Дамир һаман тизлеген арттырды.
Аның «җитешәбез» дигән соңгы сүзе бер мизгелдә һавада эленеп калгандай булды. Көзнең ачы җилләре икесен дә бәхетле көннәренә – үткәннәргә алып кайтты...
Ата кеше белән кыз арасындагы мөнәсәбәт аңлатып булмаслык җылы һәм нечкә буладыр ул. Динә дә кечкенәдән «әти кызы» булып үсте. Кая гына барса да, нинди эшкә тотынса да, иң беренче сүзен «әти ни әйтер бит!» дип башлый торган булды. Шуңа күрә авылның шук малайлары, әтисеннән шүрләпме, Динәгә якын да килмәде. Ләкин бу – башка кызлар арасында Динәне кимсетә дә иде, хәтта кайвакытта «әтием булмаса, мин малайлар белән уйнап үсәр идем, ичмаса!» дип бәхетеннән зарланган чаклары да булды. Юк, әтисе карап торышка куркыныч кыяфәтле, кырыс түгел аның. Авылдашлары Дамирның эшкә оста булуына, беркайчан да ярдәменнән ташламаячагына инанып, рәхмәт әйтеп яши бирә. Шуңа күрә алардан кеше өзелми, «Дамир абый, балтаңны алып торыйм әле?» «Дамир абый, район үзәгенә барасың юкмы?» «Синнән башка беркем белми бу техника рәтен, Дамир абый!» – дип куштанланып кергән кешеләргә булышып көне уза тора. Ул арада эшенә барып кайтырга өлгерә. Гаиләсен туендырасы, яшәтәсе бар бит. Өстәвенә, хатыны Рузилә авыру, дистә еллар инде урын өстеннән тора алмый, дәваланырга шактый акча кирәк. Ике балалары үсеп килә, Динә дә тиздән олы классларга җитәр, аннан шәһәрне сайлар. Өлкән уллары башлы-күзле булды, айга бер кайтып-китеп йөриләр. Шуңа күрә Дамирның бөтен игътибары яраткан хатыны белән Динәдә. Иң гаҗәпләндергәне – ул беркайчан да тормыш авырлыгын кешегә күрсәтеп яшәми, үткән-барган кешеләргә дә бәхет тулы елмаюы белән карый һәм шулай сокландыра да. Хатынының урын өстендә ятуын да бәхетсезлек дип түгел, ә гомеренең «шулай тиеш» дигән этабы дип саный. Мәхәббәтен кызына бирергә дә өлгерә...
Әмма балачакта һәр сүз йөрәккә артык якын кабул ителә шул. Динәнең яшьтәшләре арасында да әче телле кызлар-егетләр күп. Һәрберсе дә, Динә кебек үк, тулы гаиләдән, әмма тәрбияләре генә шактый аерыла. Берсендә укытучылары аларны Казанга театрга алып барды. Шәһәрдән кайтышлый якындагы кибеткә тәм-томнар алырга тукталдылар. Иптәшләре чипсы, кириешки ише әйберләр белән сумкаларын тутырса, Динә ике күмәч һәм печенье алып кассага килеп басты. Аның артында чират алган явыз телле Азамат дәшми кала алмады:
– Әтиең ипи алырга кушты мәллә? – дип теленә салынды.
– Өйдә ипи бетеп киткән шул, – диде Динә, мыскылны якын кабул итмәскә тырышып.
– И акыллы да инде безнең Динәбез, тфү-тфү, – дип, Азамат кыз янында төкеренеп куйды.
– Азамат, пычрагыңны кибеттә чәчеп калдырмасана! – дип, Динәнең якын дусты Илмира сүзгә кушылды. Ул кыздан класстагы малайлар куркалар иде. Әтисе булганга гына түгел. Илмира үзе егетләр кебек көчле, сүз артыннан да кесәгә керми – шундук «урынга утырта» белә. Азаматның да авызын каплады, Динәгә пакетына ипиен салырга булышты да, култыклап диярлек автобуска юнәлде. Чипсы-кириешкиларны икесе бергә ашар өчен икешәрне алган иде ул. Динәнең андый юк-бар сатып алмаячагын яхшы белә бит, шуңа күрә дустын башкалар янында ким-хур итәргә теләмәде.
Ике сәгатьлек юлда Динә Азаматның сүзләрен оныта алмыйча уйланып кайтты. «Минем әтиле булуымның нинди гаебе бар икән? Азаматның да әтисе әйбәт, башкалар да ятим түгел бит. Тик нигә миннән бармак төртеп көләләр соң?» – дип тәрәзәгә башын салды. Колагында әтисе белән гел бергә тыңлап кайта торган җыр яңгырап куйды:
Исмә әле җил, исмә, димен.
Болай да әрни күңел...
... Динә әтисе белән машинада барганда да шул балачагына кайтып килде. Ә аннары ни булганын ул анык хәтерләми. Күзләрен ачканда, ап-ак диварлы палатада ята иде. Башы сызлавына чыдый алмыйча елап җибәрде. Әмма үзенең тавышын ачык ишетмәде, үзен ниндидер томанда адашкан кебек хис итә иде. Палатага йөгереп кергән ак халатлы туташ аның маңгаеннан агып төшкән тирен сөртергә кереште һәм, сак кына итеп, мендәренә башын салдырды. Берничә минуттан Динә тагын йокыга китте. Икенче көнне каршына табиб кереп утырды. «Узган көнне үзегез белән ни булганын хәтерлисезме?» – дип соравы икән. Динә бары бер җөмлә генә әйтә алды:
– Әтием кайда? Чакырыгыз аны!
Табиб сүзне кирегә борып, һаман да шул һәлакәт турында белергә тырышты. Әмма файдасызга булуын аңлап, шәфкать туташын чакырды һәм, кулындагы кәгазенә нидер сызгалап, чыгып китте. Бу табибны еш күрде Динә, ләкин соравына җавап ишетә алмады. Үз акылына килгәндә, теге көнне ниләр булганын томан эчендә генә хәтерли иде. Әтисенең «өлгерәбез, кызым» дигән сүзеннән соң алар сөйләшмәделәр бит. Дамир сул яктан ыргылып чыккан машинаны сүгеп, бер-ике сүз әйтеп куйды бугай. Ләкин алары инде томан эчендә югалды. Әтисенең һаман да аның янына килмәвен Динә аңлап җиткерми иде. Ишек ачылган саен әтисен күргән сыман булды. Тизрәк өенә кайтып китәсе килде, тик табиблар аны кайчан чыгарачаклары турында әйтмиләр иде.
Дамирның үлгән хәбәре авыл халкын аяктан екты. Алар нәкъ менә аның шул рәвешле дөньядан китүен күз алдына да китерә алмадылар. Бәхеткә, кызы Динә исән калды – хәзер дәваланып бетүен генә көтәргә кирәк. Бу хәбәрне ишетүгә, абыйсы авылга кайтып җитте: башта авыру әнисен тынычландырса, аннан сеңлесе янына хастаханәгә ашыкты. Рузилә барысы турында да хәбәрдар иде инде, район гәҗитләрендә аның ире һәм кызы очраган һаләкәт турында язмалар басылды. Ләкин җанны тынычландыра торган сүзләр табылмады. Динә һаман әтисе килүен көтте. Абыйсы ничек кенә аңлатырга тырышмасын, ул аның бер сүзенә дә ышанмады. Әтисез калуын яши-яши аңлаган Динә кайвакыт үрсәләнеп елый иде. Җитмәсә, быел мәктәпне тәмамлый – имтиханнарга әзерләнәсе бар. Аның башында уку турындагы уйлар күптән инде икенче планда калды. Мәктәпкә барып классташлары белән күрешү дә аның өчен газап һәм әйтеп бетерсегез кимсенү иде. Элек әтисенең нәни кызы булганга оялып яшәсә, хәзер исә аңа ансыз яшәү зур кимчелек булып тоелды.
Балачагында тынгылык бирмәгән Азамат та телен тыйды, Динә янына бер адым да якын килмәде. Күрәсең, үзенең әтисе дә мәңгелек түгеллеген аңлагандыр. Хәер, Динә белән булган хәлләрдән соң барлык яшьтәшләре дә кеше гомеренең бер мизгел икәненә инанган иде инде...
Чыгарылыш кичәсе килеп җитте. Мәктәпнең актлар залы һәр укучының әти-әнисе белән тулды. Икенче рәттәге ике буш урын Динәнең якыннары өчен алып калынган. Бәйрәм башланырга ун минут вакыт калганда да ул урыннарга утыручы күренмәде. Укытучылары, кыенсынып булса да, Динәдән сорарга кыйдылар:
– Синең абыең килергә тиешме, Динә?
– Юк, әни белән әти килергә тиеш.
– Динә...
– Кешенең күктәме-җирдәме булуы мөһим түгел, Кадрия Назимовна, иң мөһиме – алар минем белән. Әтием өчен шушы залдагы бер урынны алырга хакым бардыр бит? Ә әтием минем әнидән башка килмәячәк. Алар икесе килергә тиеш.
Укытучы башка сүз әйтмәде, Динәнең сагышлы йөрәге ничек әрнегәнен һәм урын тапмый газапланганын аңлый иде.
Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр залдагы ике урын буш торды. Ләкин Динә, шул бушлыктан күзен алмыйча, җырлавын белде:
Исмә әле җил, исмә, димен.
Телгәләмә җанымны.
Сагынмый бу, дисеңмени,
Җилләр кебек чагымны...
Залда яңгыраган моңлы тавыш тамашачыларны сүзсез калдырды. 11 ел эчендә бер тапкыр да сәхнәгә менеп җырламаган Динә алар өчен бөтенләй башка яктан ачылды. «Моң бар бит бу кызда!» – дип пышылдашты халык. Динә яшьле күзләрен каты итеп йомды да, шул җырның сүзләре аша әтисе белән машинада кайткан чакларына кайтты. Рәхәтләнеп көлешеп, бәхетле әтиле-кызлы булып, авылга кайтышлары иде бит аларның. Иртәгә буласы Динәнең туган көненә тәмле ризыклар алып кайтышлары иде бит...
Динә әтисенең соңгы сүзләрен һәм туры итеп үзенә төбәлгән күзләрен хәтереннән кичереп чыкты:
– Әти, бу җырны тагын тыңлап бетерергә өлгермәбез микән инде?
– Әле ничек кенә өлгерәбез, кызым! Бер-ике тапкыр кабатлап тыңларга да җитешәбез әле!
«Өлгермәдек шул, әти!..» – дип җырны тәмамлаган сүзләрдә Динәнең ачы ятимлеге һәм бәхетне күреп-тоеп өлгермәве ярылып ята иде...