Баш күтәрмәслек аномаль эссе һава торышыннан соң Татарстанның Әгерҗе районына табигать бәла-казалар алып килгән. Биредә коточкыч куркыныч давыл булып узган. Давылдан соң төшерелгән фото-видеолар «Телеграм» каналларда таралды.
Кадрлардан күренгәнчә, көчле җил нәтиҗәсендә агачлар ауган, алар машиналар өстенә төшкән. Җил бик күп шәхси һәм күпкатлы йортларның түбәләрен куптарып ташлаган, теплицаларны очыртып алып киткән, чүплек контейнерларын әйләндереп каплаган.
Райондагы кайбер урамнар утсыз калган. Әгерҗелеләр әйтүенчә, ут булмау сәбәпле, бүген кайбер балалар бакчалары да эшләмәгән.
Табигать стихиясе бакчадагы уңышка да зыян салган – эре-эре булып яуган боз бакчалардагы уңышны юк иткән.
Бу хәлләр Әгерҗенең үзендә булган. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр исә йортларга зыян салырлык җил күтәрелмәвен, ләкин бик көчле яңгыр явып үтүен әйттеләр.
Әлеге бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү өчен, районга күп көч куярга туры киләчәк.
Әгерҗе районы җитәкчесе Ленар Нургаянов иртән уздырган оператив киңәшмәдә комиссия эшен шәхсән үзе координацияләячәген әйткән.
– Районга җитди зыян килде. Бәхетебезгә, корбаннар юк. Барлык зыян күрүчеләргә тынычлык сакларга киңәш итәм. Хәзерге вакытта күпме матди зыян килгәнне бәяләү авыр, әмма бу эш башкарылачак, – дигән ул.
Хәзерге вакытта Әгерҗедә давыл нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара. Әлегә шәһәрдә 366 йорт, шул исәптән 5 социаль әһәмияткә ия объектта ут юк. Төзекләндерү эшләрендә барлыгы 500 гә якын кеше, 30 берәмлек техника катнаша, диелә «Телеграм» каналларда.