Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәхетебез тагын да артты» - җырчы Вероника Кузнецова гаиләсендә үзгәрешләр

Җырчы, «Ямьле» төркеме солисткасы Вероника Кузнецова гаиләсендә күңелле үзгәрешләр. Тормыш иптәше Марсель белән уллары Муратка мальтипу токымындагы эт бүләк иткәннәр.

news_top_970_100

Җырчы социаль челтәрендә гаиләсе белән әлеге көчекне поезддан каршы алу мизгелләрен төшереп, видео урнаштырган. «Тууыннан башлап, без могҗизабызны көттек! Һәм менә, 13 июньдә ул безгә кайтты... Бәхетебез тагын да артты», - дип язган Вероника Кузнецова.

«Урррра», «Артуыгыз белән», «Марсель үзе дә сабый сыман шатлана», «Марсель, афәрин, зур хәрефтән әти», «Миңа шундый эт кирәк», «Муратик шундый шат», - дип шатланган җырчының язылучылары.

  • Вероника Кузнецованың социаль челтәреннән
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100