news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бәхет табар өчен күпме тырышлыгым түгелгән»: Айгөл Сагынбаевадан көчле җыр

news_top
«Бәхет табар өчен күпме тырышлыгым түгелгән»: Айгөл Сагынбаевадан көчле җыр
Фото: Айгөл Сагынбаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстан җырчысы Айгөл Сагынбаеваның «Көчле, диләр мине» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Җырның сүзләрен Гөлнур Куатова, ә көен Шамил Шәрипов иҗат иткән.

«Көчле, диләр мине һәрберсе,

Көлә, диләр, ихлас күңелдән.

Тик белмиләр, бәхет табар өчен

Күпме тырышлыгым түгелгән.

Ташлар булсам, уалыр да идем,

Ком бөртеге булып түшәлеп.

Юкка чыгар идем, тик мин – кеше,

Кешеләр тапкан җирдән үт әле.

Елга булсам, кипкән булыр идем,

Басылыр идем, әгәр җил булсам,

Кеше булып көчле булган өчен,

Тайпылмыйча барам зур юлдан...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар