Асаф белән танышканда, Әлфисәгә 49 яшь иде. Ул вакытта Әлфисәнең тормышында бик катлаулы чор булды. 1 ел чамасы элек 25 ел бергә яшәгән ире кисәк үлеп китте.
Әлфисәнең ире Дамир йөрәк чирле иде, кардиологта учетта торды. Аңа инде күптәннән үк йөрәк клапанын алмаштырырга куштылар, тик Дамир сузды да сузды... Һәм йөрәге түзмәде...
Авыр мизгелендә Әлфисәгә балалары терәк булды. Төпчек ул бик яшь булса да, өйләнде, хатынын әти-әнисе фатирына алып кайтты. Баксаң, килене йөкле булган икән, яшьләр шуңа ашыккан. Озак та үтмәде, оныгы Ислам туды.
Фатирларының бер бүлмәсендә улы белән килене яшәсә, икенче бүлмәдә кызы Айсылу яшәде. Ул әле кияүдә түгел, мәктәптә укытучы булып эшли, икенче югары белем ала. Әлфисә үзе залда яшәде, өй эшләре белән мәшгуль булды. Мондый зур гаиләгә, әлбәттә, 3 бүлмәле фатирда кысан иде, тик бер-берсе белән дус-тату яшәргә тырыштылар.
Ире вафатыннан соң, Әлфисә өчен дөньяның яме-тәме китте. Ул вакытта аңа тормыш бары тик ак һәм кара төсләрдән генә торды. Ә соңыннан ул Асаф белән танышты. Ул Әлфисәдән 10 яшькә яшьрәк. Алар арасында шундук очкын кабынды, хәер, Әлфисә бу уйларны үзеннән куарга тырышты. Ике балалы, олы хатын нигә кирәк аңа, дип уйлады. Тик, күрәсең, кирәк булган. Асаф Әлфисәнең эштән кайтканын йорты янында көтеп тора башлады, аннан паркта озаклап йөрделәр, кино карарга бардылар. Ә бераз шулай очрашып йөргәч, Асаф аны үзенең фатирына кичке ашка чакырды. Әлфисә ризалашты.
Кичке ашка әзерләнгән ризыклар әллә ни мактанырлык булмаса да, ашарлык иде. Ите, яшелчәләре балта белән генә туралган кебек Оливье салаты, духовкада пешерелгән тавык ите белән бәрәңге дә артык тозлы иде. Әмма Әлфисә Асафның тырышканын күрде, аңлады. Фатирның бөтен җиренә шәмнәр тезеп чыккан. Әлфисә, хатын-кыз буларак, фатирның чисталыгын да күзәтте: тәрәзәләрдә пәрдә дә юк, ваннадагы плитка да соңгы 10 елда су күрмәгән кебек... Тик Асафның аңа карата назлы, җылы мөнәсәбәте мөһимрәк иде. Әлфисә ире вафатыннан соң бәхетле була алырмын дип уйлап та карамаган иде.
Асаф Әлфисәгә үзе янына күченергә тәкъдим итте, хатын ризалашты. Ул үзе дә балалары белән яшәп арыган, туйган иде, аның да үзенчә, тынычта, рәхәттә яшисе килә. Аннан, фатирда бер буш бүлмә булу балаларга да комачау итмәс, дип уйлады. Озакка сузмады, Асафның фатирын юды, чистартты, танымаслык итеп үзгәртте. Тәрәзәләргә пәрдә корды, идәнгә яңа келәмнәр, өстәлгә матур, аксыл җирлеккә зәңгәрсу чәчәкләр сибелгән эскәтер җәйде. Фатирга җылылык, матурлык һәм яктылык иңде. Асафка да мондый фатирга кайту бик рәхәт иде. Әлфисәгә көн саен диярлек чәчәкләр алып кайтты, гел «яратам» дип кабатлады. Әлфисәнең балалары да әниләренең бу мөнәсәбәтләренә каршы булмады. Алар әниләренә бәхет кенә теләде. 1 ел чамасы шулай бик рәхәт, бәхетле яшәделәр, тик соңыннан Асаф җен алыштыргандай үзгәрде...
Әлфисә аңа ни булганын башта аңлый алмады. Асаф тиктомалдан кычкыра башлады, кул күтәрергә һәм әллә нинди мыскыллы, ямьсез сүзләр кычкырырга да күп сорап тормый иде. Ачуы ничек тиз кабынса, шулай тиз сүнә дә. Ни майтарганын аңлагач, тезләнә-тезләнә гафу сорады, ялынды-ялварды, янәсе, үзенең ни эшләгәнен үзе дә аңламый... Әлфисә нишләсен, бу хәлләр кабатланса да, Асафны кичерә торды.
Тик соңыннан гына Асаф наркотиклар куллана башлавын әйтте аңа, нәкъ менә шулар аны җанварга әйләндерә икән. Бу начар гадәтен ташларга ант эчте. Әлфисә исә, аңа ышанды, ярдәм итәргә, терәк булырга тырышты. Мондый авыр вакытта Асафны ташласа, хыянәт итү булыр дип уйлады. Тик Асафның антлары тукран тәүбәсе генә булып чыкты. Берсендә Асаф Әлфисәне чактан гына кыйнап үтерми калды.
Ул кичтә Асаф эштән соң кайтты. Әлфисә: «Нишләп соңга калдың?» – дип сораган иде. Асафка шушы сорау җитә калды, «түбәсе китте». Барысы да гади кычкырыштан башланды. Әлфисә ваннага кереп, ишекне бикләде. Шуннан Асаф тәмам ярсыды, ишекне бер тибүдә җимереп тә төшерде, Әлфисәне идәнгә сугып екты да буа башлады. Бер мизгелдә Әлфисә аңын югалтты. Асаф аны үлде дип уйлады, коты очып, фатирдан чыгып чапты. Әлфисә исә, көч-хәлгә шуышып телефонына кадәр барып җитте, «ашыгыч ярдәм» чакыртты һәм балаларына шалтыратты.
Әлфисәнең баш мие селкенгән, бөтен тәненә кан сауган, кулындагы ике бармагы сынган иде. Балалары аның янына хастаханәгә чиратлашып килеп йөрде, Әлфисә елады да елады. Шундый вәхши адәм белән яшәгәне өчен хурланды, гарьләнде ул.
Әлфисә үз фатирына кайтты, Асафны куркыныч төш кебек онытырга тырышты. Тик иң куркыныч мизгелләр аны алда көткән икән әле.
Асафка карата җинаять эше ачсалар да, бу гына аны туктатмады. Асаф һәр көнне, көндез дә, төнлә дә Әлфисә янына килде. Хатын аңа ишек ачмады, тегесе исә ишекне дөбердәтте, каерып ачмакчы булды. Әлфисәнең балалары полиция чакыртты. Полиция килеп аны алып китеп, протокол төзетә дә, берничә сәгать узуга, Асаф кабат килеп җитә иде. Әлфисәнең балалары аның белән яхшылап та сөйләшеп карады. Асаф исә, Әлфисәне «сихерләдең» дип гаепләде. Имеш, аннан башка ашы – аш, йокысы йокы түгел икән...
«Әлфисәдән башка яши алмыйм!» – дип тилерде.
Әлфисәнең фатир ишеге төбендә веналарымны кисәм, дип янады. Хәтта берара балалары да әниләреннән шикләнеп калды. Чыннан да Асафның үз-үзен тотышы нормаль кешенеке кебек түгел иде. Әлфисә, әлбәттә, беркайчан да беркемне дә бозып, сихерләп йөрмәде.
Нишләптер Асаф аңа кызганыч иде, хәтта бераздан Әлфисә язган гаризасын да полициядән кире алды. Балаларыннан качып-посып, кабат Асаф белән очраша башлады.
Башта әйбәт кебек булса да, Асаф кабат элекке гадәтләренә кире кайтты. Берсендә өенә кайтып керүгә Әлфисәгә ташланды, күзләре тәмам пыяла кебек иде. Ишектән керүгә үк Әлфисәне чәчләреннән умырып тотты.
«Мин барысын да беләм!» – дип акырды.
Асаф, Әлфисәнең сөяркәсе бар һәм үзе эштә вакытта алар аның фатирда очраша, дип уйлый иде.
«Кем белән йоклыйсың, хәшәрәт?» – дип акырды гына.
Әлфисә аның кесәсеннән нәрсәдер чыгарганын күрде. Әлфисә аңышып өлгергәнче, Асаф аның башына пневматик пистолет терәде. Сөйрәлчек хатынын акылга утыртырга дип, бер танышыннан алып торган икән...
Әлфисә аның кулыннан ычкына алды, яланаяк урамга чыгып йөгерде. Бу юлы күршеләре ярдәм итте, полицияне дә, «ашыгыч ярдәм»не дә алар чакыртты.
Полиция Асафны кулга алды. Әлфисә хастаханәдә дәвалана. Асафка суд булырга тиеш, әгәр дә Әлфисә кабат аны жәлләп гаризасын кире алмаса, бу юлы аңа төрмә яный...