Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхет артыннан куганда...

Илфак белән Юлия мәктәп елларыннан ук яратышып йөрде. Әмма икесенең дә холкы ут кебек иде. Әйткәләшеп, атналар буе сөйләшми йөргән вакытлары булды. Кем кемгә юл бирер икән дип көтәләр иде. Гадәттә, дуслашырга беренче булып Илфак килә. Юлия башта кәҗәләнеп маташса да, соңыннан үзен җиңүче кебек хис итеп, бирешә иде.

news_top_970_100

Ә бу юлы алар Илфак армиягә китәр алдыннан талашты. Барысы да шулкадәр тиз булды, хәтта аларның дуслашырга, аңлашырга да вакыты булмады.

Юлия озату кичәсенә дә килмәде, Илфак үзе чакырыр дип көтте. Ә Илфак кызның өе янында әрле-бирле йөренде, көтте, әмма беренче адымны ясарга кыймады.

Юлия көн буе елап чыкты. Соңыннан түзмәде, Илфакның әнисе янына барды. Галимә апа улы өчен Юлиягә үпкәләгән иде, хәтта кызны бераз әрләп тә алды. Ләкин соңыннан кызны жәлләде, өйгә чакырды, чәй эчә-эчә байтак кына сөйләшеп утырдылар.

Атналар, айлар уза торды. Яшьләр бер-берсенә хатны еш язды. Шулай итеп армия хезмәтенең беренче елы тәмамланды.

Юлия университетта икенче курста укый иде. Студентларның Яңа ел кичәсе бик күңелле, шау-шулы булды. Шунда Әмир белән танышты да инде Юлия. Әмир аннан ике яшькә зуррак һәм бик бай иде.

Юлиягә аның белән рәхәт, кызык булды. Әмир акыллы, күп белә, яхшы бии. Кыз мавыгып китте һәм алар очраша башлады.

Юлия бистәгә өенә кайткач, юлына гел Илфакның әнисе очрый иде. Илфак аның бердәнбер улы һәм аны бик сагына иде шул. Ә Юлия аларны бәйләп торган җеп кебек.

Юлиягә берни дә үзгәрмәгән кебек кыланырга туры килде. Галимә апаның өендә чәй эчәләр, гаилә фотоларын карыйлар иде. Ә шәһәрдә кызны мәхәббәт романы көтә. Юлия башканы очратуы, көтмәве турында Илфакка ничек язарга белмәде.

Әмир кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, Юлия шундук ризалашты. Туйлары бик купшы булды яшьләрнең. Юлиянең туй күлмәге генә дә йөз меңлек иде. Әмир мәһәргә бриллиант кашлы йөзек бүләк итте. Кияүнең әти-әнисе туйга шәһәр читендә коттедж бүләк итте. Юлия Илфак турында исенә дә төшереп карамады.

Өенә чираттагы кайтуында «элекке» кайнанасын очратты һәм югалып калды. Галимә апа шатлыгыннан балкый иде, ике атнада Илфакның кайтасын әйтте. Гадәттәгечә, кунакка чакырды. Әмма Юлия ашыгуын, вакыты булмауны сылтау итеп тизрәк китеп котылырга теләде.

Әмир өйдә булмаганда, Илфакка кыска гына хат язды. Берничә ай элек кияүгә чыгуын, бик бәхетле булуын, ниһаять, чын мәхәббәтен очратуны язды ул аңа. Ә Илфакка булган хисләренең чын булмавын, бары тик балалык мавыгуы гына булуын әйтте. Хәтта егеттән гафу сорауны да кирәк тапмады.

...Алар Илфак белән унике елдан соң, уйламаганда-көтмәгәндә шәһәр универсамында очраштылар. Чын ирләр кыяфәте кергән Илфак яшь, чибәр хатын-кыз белән иде. Хатынын сак кына терсәгеннән тотып тора, күрәсең, ул йөклелекнең соңгы айларында иде. Ә алар янында унике яшьләр чамасындагы игезәк кызлар бөтерелеп йөри. Кызларның икесе дә коеп куйган Илфак иде...

Илфак Юлияне күрмәде. Хәер, күрсә дә танымас иде, мөгаен. Чөнки бу еллар эчендә Юлия шактый тазарды, сылулыгын югалтты, яшьлектәге чибәрлегенең эзе дә калмады.

Әмир комарлы уеннар белән мавыгучы булып чыкты. Елдан-ел ул сазлыкка ныграк батты ул. Әгәр Юлиянең башы эшләп, вакытында аерылмаган булса, хәзер яши торган бер бүлмәле фатиры да булмас иде аның. Бала да таба алмады ул. Гел стресс халәтендә яшәп, берничә мәртәбә баласы төште. Ә соңыннан табиблар аңа бала уза алмыйсың, диделәр.

Туган бистәсенә дә сирәк кайтып йөрде ул. Соңгы тапкыр кайтканда урамда Галимә апаны очратты. Ул була алмый калган киленен таныды һәм аңа чын күңеленнән рәхмәт әйтте.

«Беләсеңме Юлия, әгәр син булмасаң, Илфак беркайчан да бу кадәр бәхетле була алмас иде. Ул синең хатыңны частьтән китәр алдыннан алган. Башта бик борчылды, бетеренде, чөнки сине бик ярата иде. Аннан ике тәүлек кайтасы бит. Менә поездда бер кызны очраткан. Юл буе елап кайткан шул кыз бала белән танышкан. Юатырга теләп янына утырган, сөйләшеп киткәннәр. Ул бичара кыз егете янына барган икән, әмма егетенең туганнары аны кабул итмәгән, хәтта бусагадан да атлатмаган. Ә кыз йөкле! Илфак аны өйгә алып кайтты. Өйләнде. Кызлары туды. Ә соңыннан алар чын-чынлап бер-берсенә гашыйк булды. Хәзер малай көтәләр, менә-менә туарга тиеш. Рәхмәт сиңа, үскәнем. Мин сиңа үпкәләмим дә, рәнҗемим дә. Шундый адымга баргансың икән, син дә бәхетеңне тапкансыңдыр. Ярар, камыр куйган идем, кайтыйм. Балакайларыма яраткан алма бәлешен пешерәсем бар», - диде Галимә апа, өенә таба атлап.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100