Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхет акчадамы?

news_top_970_100

Разил банктан чыкты һәм бик канәгать елмайды. Кәефе дә шәп: банкка салган акчасы сәгатьләп-көнләп арта, һәм 10 ел да узмас, Разил чын миллионер булыр. Аның акчасы күп, бик күп булачак, һәм бу акчаларны үзе эшләп табуы да горурлык уята.

Күптән түгел Разилгә 30 яшь тулды. Ул, киләчәген җитешле итәр өчен, гомер буе күпмедер суммада акча җыеп барды. Хәзер ул шактый яхшы вазифада эшли һәм хезмәт хакының күп өлешен банк счетына күчереп бара. Хәер, моннан башка да счетта саллы гына ачка җыелган иде.

Разил башын горур күтәрде, узып баручыларны күздән кичерде. Бу кешеләр ниндидер тиеннәр өчен көне-төне эшләгән була инде, ә менә Разил хәзер үк үзенә бар нәрсәне рөхсәт итә ала, типтереп яши ала. Әлбәттә, ул болай эшләмәде, җыйган акчасын нигә хәзер туздырырга, әле вакыты җитмәгән. Шуңа күрә күрә ул иң арзанлы кибетләрдә киенде, иске машинада йөрде һәм иске «хрущевкада» яшәде – әле ярый фатир әти-әнисеннән мирас булып калган иде.

Разил сәгатенә карап алды: төшке аш ялының әле 40 минуты бар икән. Димәк, ул өенә кайтып ашап килә ала. Ниндидер кафеларга яки ашханәгә кереп акча туздырасы килмәде аның.

Разил кайтып кергәндә, аның хатыны Дилә коймак пешерә иде.

«О-о-о-о, минем яраткан коймакларым!» – диде Разил, сөенеп.

«Әйе, матурым, кулларыңны юып кил дә утыр. Әле яшелчәләр белән ит тә пешердем», – диде Дилә.

«Ничек инде? – диде дә Разил, борылып, хатынына карады. – Ит белән яшелчәләр дә бармыни? Дилә, күпме әйттем мин сиңа, икешәр ризык әзерләү – исраф итү була, дип. Коймак муеннан җитәр иде».

«Коймак – чәй эчәр өчен генә бит инде ул. Төшке аш туклыклы булырга тиеш. Теләсәң, кичкә йомырка тәбәсе генә ясармын. Һәм, ни, кайтканда кефир алырсың әле, яме», – диде Дилә.

«Син әллә миллионерда кияүдәме? – диде Разил. – Күпме әйтергә була инде, уңга-сулга акча тартырга мин миллионнар эшләмим бит!»

Иренең банкта дөнья кадәр акчасы булу турында берни дә белмәгән Дилә аптырап, югалып калды.

«Разил, мин болай да бөтен нәрсәне экономиялим бит инде. Ризыктан башка нәрсә алганым юк. Алары да – иң арзанлысы, иң гадие... Әнә бәрәңге дә бетеп килә, алырга кирәк...» – диде Дилә.

«У-у-уф-ф, – дип ыңгырашып куйды Разил. – Өйгә кайтсаң шул «акча бир» дә, «акча кирәк» дигән сүзне генә ишетәсең! Чистый өйгә кайтмас булырсың!»

Алдына куелган ит һәм яшелчәләрне һаман да нидер сөйләнә-сөйләнә, күз ачып йомганчы ашап бетерде. Тәлинкәдәге соусны да әрәм итмәде: ипи телеме белән манып, кырып-себереп ялап куйды. Аннан коймак белән чәй эчте.

Бер тәлинкә түбәләмә булып утырган коймаклар бик тиз кимеде. Тәлинкәдә 4 коймак калгач, «пух» булган Разил, киерелеп, урындык аркасына авышты.

«Ярар, бу коймакларны кичкә калдыр миңа. Эштән кайткач, ашап куярмын», – диде, корсагын сыпыра-сыпыра.

Дилә иренә күз төшерде дә көлемсерәп куйды.

«Син минем ашамаганны күрмәдеңмени? Әллә коймак һәм башка тәмлүшкәләрне мин генә яратам, дисеңме?» – диде хатыны.

«Ничек инде ашамадың, – дип аптырады Разил. – Нигә минем белән утырып ашамадың соң? Ашыйсың килмидер, дип уйладым».

Дилә икенче якка борылды, йөзендәге үпкәләүне иренә күрсәтәсе килмәде.

«Әйе, ашыйсым килми инде...» – диде ул.

«Юк, ә нәрсәгә үпкәлисең соң әле син? – диде Разил. – Сез хатыннарны аңлап булмый инде! Мин сине мәҗбүри ашатырга тиешмени соң? Бигрәк бала-чагалык. Ярар, киттем мин, болай да соңга калам бугай. Шеф иртәрәк килеп җитсә, эләгә алайса. Премия дә күрмәссең... Димәк, вакыт – акча...»

Хатынының бит очыннан тиз генә үбеп алды да Разил ишектән чыгып югалды. Дилә ире артыннан ишекне бикләп калды һәм ишек янында торган иске генә кәнәфигә утырды. Соңыннан ике кулы белән битен каплады да ачынып елап җибәрде. Күңелендә җыелган бөтен әрнү-сыктаулары, күз яшенә кушылып, елга булып акты. Ә күз алдында, кино кадрлары кебек, үткәндәге күренешләр бер-бер артлы пәйда булды.

Менә ул бер гамьсез, шат күңелле, гап-гади авыл кызы. Ярлы яшәсәләр дә, күңеле көр булды аның. Әнисе фермада сыер сауды, әтисе дә фермада маллар карады. Күктән йолдыз чүпләмәсәләр дә, дус-тату, бәхетле яшәделәр.

Дилә дә үсеп җитте, педагогия институтына укырга керде, әмма укып бетерә алмады. Өченче курста укыганда гаиләсенә бәхетсезлек килде, һәм Дилә укуын ташларга мәҗбүр булды. Ул вакытта колхозга 2 нәсел үгезе кайтардылар, ике якка тырпаеп торган зур мөгезле, бура кадәр маллар иде. Бу үгезләрне карауны Диләнең әтисенә йөкләделәр. Башта барысы да яхшы гына бара, әмма берсендә үгезләрнең берсе кыргый холкын күрсәтә. Рәфит абый утарга үгезләр янына кергәч, аңа ташлана. Үгез Рәфит абыйны мөгезләренә элеп алып болгый, аяклары белән таптый. Ә бичара ирнең хәтта ярдәмгә чакырылык та көче булмый, үзәк өзгеч авыртудан ыңгырашып кына ята...

Икенче терлекченең дә, утарга кереп, үгезнең нигә шулкадәр котырганын карарга башына килми. Ә инде кереп карагач, шундук ярдәмгә чакырып шәрран яра. Җыелган кешеләр үгезне куа һәм Рәфит абыйны носилкага салып алып чыгалар. Кемдер фельдшер алып килергә авылга чаба. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче 2 сәгать вакыт уза. Алтынга тиң вакыт әрәм ителгән була, район табибларының да терлекченеңң яраларын дәваларлык көче булмый. Рәфит абый берничә көн реанимациядә ята һәм вафат була.

Дилә дә, әнисе дә бу кайгыдан аздан гына акылдан язмый калды. Дилә әтисен югалтуга бер кайгырса, әнисе өчен ике борчылды. Бу хәсрәт Зәйнәп апаны аяктан екты. Дилә әнисен үзен генә калдырып китүне күз алдына да китерә алмады. Әнисе урыннан да тормый, берни ашамый, ирен һәм аның шушы коточкыч фаҗигасен уйлап көне-төне елап ята.

«Әни, алай ярамый бит инде. Үзеңне кулга алырга тырыш. Инде әти үлгәнгә 40 көн узды бит, кире кайтарып булмый. Килешергә генә кала...» – дип ялынды Дилә әнисенә.

«Килешергә.... Килешергә... – дип үзеннән-үзе кабатлады Зәйнәп кызы артыннан. – Булмый бит, кызым. Искә төшкән саен үзәк өзелә».

Дилә авыр сулады.

«Әни, миңа китәргә кирәк. Мин болай да дәресләрне күп калдырдым. Институттан куарлар, дип куркам», – диде Дилә.

«Кит, кызым», – диде әнисе.

«Сине мондый хәлдә ничек калдырыйм соң, әни? Кара инде үзеңә, шәүләң генә калды бит...» – диде Дилә, нишләргә дә белмичә.

«Зыян юк...» – диде әнисе, елмаерга тырышып.

Дилә, ризасызлык белдереп, башын чайкап куйды.

«Юк, мин сине калдыра алмыйм, әни. Синең өчен борчылып, укуым уку булмаячак, акылдан язармын», – диде кыз, ниндидер карарга килеп.

Дилә сүзендә торды: укуын ташлады, әнисенә күз-колак булыр өчен, аны карар өчен, туган авылына кайтты. Әмма ничек кенә тырышса да, ярты елдан соң әнисе дә китеп барды. Зәйнәп апа ире үлеменнән соң бик бетереште, бу кайгыны җиңеп чыга алмады, иреннән башка яшәргә теләмәде.

Әнисен җирләгәннән соң, Дилә шәһәргә китте. Анда тулай торакка урнашты һәм институт китапханәсенә эшкә урнашты. Авылдагы туган нигезен дә туздырасы килмәде кызның, 2 айга 1 мәртәбә булса да кайтып йөрергә тырышты.

Шулай 2 ел чамасы вакыт узды.

Берсендә Дилә эштән кайтканда кибеткә керде һәм шунда бер ямьсез күренешкә тап булды. Яшь кенә егет күңелсез хәлгә юлыккан иде.

«Сез аңламыйсыз, – дип нидер сөйли ул кассирга, – мин бу товарны акция буенча алдым. Киштәдә бөтенләй башка бәя иде. Ә сез хәзер «бернинди дә акция юк» дисез. Алайса, нишләп ценникны алыштырмадыгыз? Оятсызлык бит бу!»

«Тәк, йә түләгез, йә товарны кире урынына илтеп куегыз!» – диде, бу егет белән бәхәсләшеп туйган кассир.

«Тик минем түләргә 200 сум акчам җитми!» – диде егет, тавышын күтәреп.

«Алайса, мин возврат ясыйм!» – дип кычкырды ачуы килгән кассир.

Дилә алгарак чыгып басты.

«Юк, кирәкми, мин түлим!» – диде, кассирга акча сузып.

Кассир ризасыз гына уфылдап куйды, тик урынына утырды һәм, чекны чыгарып, теге егеткә сузды. Егет Диләгә карады, рәхмәт әйтеп нәрсәдер мыгырданды, тик борылып та тормыйча, кибеттән чыкты. Әмма Дилә әйберләрен алып бетереп урамга чыкканда, егет аны көтеп тора иде.

«Сезгә тагын бер кат рәхмәт әйтми булдыра алмадым, – диде ул һәм исемен әйтте. – Дөресен әйтәм, бу хәлдә минем тамчы да гаебем юк. Алар сатып алучыларны гел шул исәргә саный инде. Әмма минем белән бу барып чыкмады».

«Юкка кайгырмагыз, Разил», – диде Дилә һәм шулай ук исемен әйтте.

«Ничек инде, мин бит хәзер сезгә 200 сум акча тиеш», – диде Разил.

«Юк-юк, зыянлы түгел. Ярый, миңа китәргә вакыт инде», – дип елмайды Дилә.

Дилә берничә адым атлады да Разилгә кул болгады һәм ишегалдына кереп китте.

Дилә бу хәлне оныткан да иде инде. Ә бер көнне тулай торак каршында Разилне күрде. Аның кулында чәчәк букеты иде, кемнедер көткәне әллә каян сизелеп тора.

«Разил?! – диде Дилә, гаҗәпләнеп. – Нишлисез монда?»

«Сезне көтәм, – дип елмайды егет. – Мин сезнең алда бурычлы бит...»

«Сез һаман шул хакта икән әле. Сез нәрсә инде, кирәкми», – дип кул гына селтәде Дилә.

«Ихтыярыгыз, – дип баш какты да егет, кызга чәчәкләрен сузып. – Бу сезгә! Әле сезне очрашуга чакырасым килә. Бүген кичегез буштыр дип өметләнәм?»

Дилә тиз генә өстендәге гади киемнәренә күз төшереп алды. Егетләр белән очрашуга мондый киемнән йөрмиләрдер дә инде, әмма туры килерлек башка киеме юк иде аның. Хәер, кием генә түгел, егетләр белән очрашулары да булганы юк. Разил күз карашыннан аның уйларын аңлап алды.

«Борчылмагыз, сез бик матур күренәсез», – диде Разил.

«Шулаймы? – дип сорады кыз һәм яңа танышына сынап карады, ризалашып баш какты да елмайды. – Ну, ярар алайса, мин сезгә ышанам».

Алар якындагы паркта йөрделәр, кафеда кичке аш ашадылар. Ә икенче көнне тагын очраштылар. Шулай итеп, Диләнең егете барлыкка килде. Җылыга, наз-яратуга сусаган Дилә аны йөрәгенә бик тиз кертте.

Алар шулай ярты ел чамасы очрашып йөрде, Дилә бик бәхетле иде. Ул хәтта Разилнең үзен яратмавын уйлап та карамады, башына да китермәде. Разилгә Дилә белән уңайлы иде. Хәер, егет үзе дә ялгыз йөреп тәмам арыган, туйган иде, нишләптер, кызлар мәсьәләсендә аңа уңыш елмаймый. Очрашып йөрергә теләгән берәр чибәр кызның рестораннарга, кинотеатрларга алып баруны, кыйммәтле бүләкләр бирүне таләп итүе бер дә ошамый иде Разилгә. Мондый акча кортлары белән араны тиз өзде ул. Хатын-кыз күңелен яулау өчен болай акча туздыру Разилнең планнарына керми иде. Һәм менә көтмәгәндә аңа Дилә очрады. Тыныч, тыйнак һәм бик тә йорт җанлы кыз. Ул Разилдән бүләкләр дә сорамады, аңа егетнең игътибары, мәхәббәт аңлатулары һәм вәгъдәләре дә җитә иде. Ә пиццерияда яки берәр арзанлы кафеда кичке аш ашауны бөтенләй кеше ышанмаслык хәл итеп кабул итте. Һәм Разил бу кызны кулдан ычкындырмаска кирәклеген тиз аңлады. Өстәвенә, Дилә – чибәр кыз, Разилгә аның белән янәшә басып тору да күңелле иде.

«Дилә, чык миңа кияүгә», – диде аңа берсендә Разил.

«Ой, Разил! – дип сөенде кыз. – Син чынлап та моны телисеңме?»

«Әлбәттә. Ләкин менә бер бәла бар, безнең туйга акча юк бит. Аннан безгә таныш та булмаган кешеләрне ашатып яту – кирәкме соң ул? Бәлки, бәйрәм ясамыйча, акчаны янга калдырырбыз. Ә иң яхшысы – туй сәяхәтенә китәрбез», – диде Разил.

«Кая?» – дип кенә сорый алды шаккаткан Дилә.

«Берәр тур алабыз инде. Чит илгә түгел, әлбәттә. Бер 5-6 көнгә... Без эшне калдыра алмыйбыз бит», – диде егет.

«Ярар!» – дип ризалашты Дилә һәм булачак иренең куенына сыенды.

Дилә бәхетле иде. Әмма ир белән хатын булып бергә яши башлауга ук, аның бу бәхете рәшә кебек эреп юкка чыга башлады.

Разил һәр тиенне, һәр нәрсәне экономияләде. Базарга яки кибеткә азык-төлек алырга бару Дилә өчен бик тиз чын газапка әйләнде. Разил, тамчы да оялып тормыйча, һәр тиен өчен сатулашты, ташламалы яки иң арзанлы, сыйфатсыз әйберләрне эзләде. Ә соңыннан, ризык тәмле булмаган дип, Диләнең җанына тиде. Бергә яши башлауга ук, Разил Диләдән хезмәт хакын тиененә кадәр аңа алып кайтып бирүен таләп итте, янәсе, шулай эшләгәндә, гаилә бюджетын алып бару җиңел һәм уңайлы булачак. Косметика алырга яки инде иске колготкиларының ямарлыгы калмыйча, Дилә яңаны алырга акча сораганда, чын гауга чыгарды. Разил моның ише нәрсәләр алуны акча әрәм итү дип санады.

«Син болай да бик матур», – диде ул хатынына, һәм Дилә чынлап та, тора-бара, бизәнеп йөрүдән тәмам туктады.

Ә Дилә эшләгән китапханәнең бөтен штатын кыскартып, ябып куйгач, Разил хатынын «әрәмтамак» дип шелтәли башлады һәм тизрәк эшкә урнашуын таләп итте. Дилә рәсми эшкә урнаша алмады, шуңа күрә эшләгән сәгатькә карап түләнә торган эш эзләде: әле подъезд идәннәре юды, яки берәр җирдә берәр савыт-саба юучыны яисә җыештыручыны алмаштырып торды. Боларның барысын да ире аны «әрәмтамак», «артык кашык» дип гаепләмәсен өчен эшләде ул.

Берничә мәртәбә Дилә Разил белән бала турында да сөйләшеп карады, әмма ире кул гына селтәде.

«Әллә тәмам акылдан яздыңмы?! Нинди бала? Алар өчен күпме акча түгәргә кирәген беләсеңме соң син? Ә бездә акча юк!» – дип кенә әйтте.

Шушыларның барысын да исенә төшерде дә, Дилә шкаф янына килде һәм аннан артык зур булмаган хуҗалык сумкасын алды. Ире белән яшәгән вакытта сатып алган өч бөртек әйберсе шушы кечкенә генә сумкага бик әйбәт сыеп бетә аның. Бөтен әйберсен тутырып бетергәч, кәгазь бите, каләм алды һәм иренә саубуллашу хаты язарга утырды. Ул ирен кимсетмәде, ачуланмады, чөнки Разилнең күңеленә ачкыч таба алмасын белә ул. Бары тик аның белән яшәп туйганын һәм бөтенләйгә китүен генә язды. Аерылышырга гаризаны да үзе язарга уйлады, юкса, Разилгә пошлина түләргә туры киләчәк иде...

Дилә, көлемсерәп, хатны тагын бер кат укып чыкты. Бая пешергән коймакларын каплаган тәлинкә өстенә хатын куйды. Дилә ул коймакларны хәтта авыз итеп тә карамады... Ничә еллар буе үзен бер кирәксез әйбер итеп хис иткән фатирдан мәңгелеккә чыгып китте...

Дилә туган авылына кайтты. Туган нигезе буш тора, шунда төпләнер. Туган йортының ишегалдына кергәч, ничә елга беренче тапкыр тыныч күңел белән, күкрәк тутырып саф һава сулады. Берничә көн ишегалдын җыештырды, өйне тәртипкә китерде, чистартты, юды. Урамда күренмәде дә диярлек. Шулай да, авылда кеше күзеннән качып котылып булмый. Күршеләре үзләре кереп җитте. Кайчандыр Диләнең әти-әнисе белән якын аралашкан күршеләре Расих бабай һәм Саҗидә җиңги керде Дилә янына.

«Кайттыңмы, кызым? – дип беренче сүз башлады Расих бабай. – Озаккамы соң? Бик боек, моңсу күренәсең әле, балам...»

«Бөтенләй кайттым, Расих бабакай, – диде Дилә. – Шәһәрдә яшәп карадым, җитәр. Авыл баласы мин. Бөтен җаным-тәнем белән авылныкы...»

«Бигрәк әйбәт булган, кызым, – дип баш какты Саҗидә җиңги. – Кеше туган ягына әйләнеп кайтса, яхшы фал инде ул. Безнең онык Фәритне хәтерлисеңме соң. Ул да 2 ел элек кайтты бит авылга. Хатыны белән аерылышты, килен аны бәләкәй улы белән ташлап китте. Хәзер икесе дә шушында авылда яши. Фәритнең малае Динар садикка йөри. Синең балаларың бармы соң?»

«Юк шул, Саҗидә җиңги, беркемем дә юк. Ирем дә, балам да юк. Булмас та инде, 30дан артык бит инде яшем дә. Яшьлегем узып китте, кире кайтарып булмый», – диде Дилә, моңсу гына.

«Алай юк сүз сүз сөйләмә, кызым, – дип каршы төште Расих бабай. – Әле бөтен тормышың алда. Ирең дә булыр, балалар алып кайтырга да өлгерерсең».

Дилә елмаеп куйды. Шушы күңел җылысына, терәк-таянычка, җылы сүзгә тансыклаган иде шул ул. Димәк, туган авылына кайтып дөрес эшләгән. Ә икенче көнне аның янына балалар бакчасы мөдире килеп кергәч, дөрес эшләвенә тагын бер кат инанды.

«Дилә, авылга кире кайтуыңны ишеткәч, бик сөендем. Карале, безгә тәрбияче булып урнашырга теләмисеңме? Безнең бакча кечкенә генә, 3 кенә төркем. Бөтен тәрбиячеләр күптән пенсиядә, мин бик ялынганга гына эшләп йөриләр. Син берәрсен алмаштыра алыр идең. Син пединститут бетердең бугай бит, ялгышмасам?» – диде Фәнзилә апа.

«Мин анда укып бетермәдем бит, Фәнзилә апа... Өченче курсны тәмамлаганчы киттем», – диде Дилә.

«Әйбәт бит инде! – дип куанды мөдир. – Иртәгә документларыңны алып, бакчага килә. Көтәм сине», – диде ул.

Дилә елмайды һәм ризалашып баш какты.

«Ярар, Фәнзилә апа, килермен», – диде.

Ә кич йокларга яткач, тормышының шулай кисәк кенә үзгәреп китүе турында уйланып ятты. Әйтерсең ул ниндидер томан эченнән чыккан да, хәзер тирә-ягында кояш яктырта, җанга рәхәт кешеләр, барысы да елмая-көлә. Ә киләчәгендә аны чын бәхет көтә. Дилә ире Разил турында уйларга теләмәде, ул аерылышу турында кәгазьләрнең генә килүен көтте һәм башка бер вакытта да Разилне күрмәскә хыялланды.

Ә Разил Дилә киткән көнне өенә кайтты да, бусагадан керүгә үк, өйдәге сәер тынлыкка игътибар итте. Фатир аны гадәти булмаган тынлык белән каршы алды, тәмле ризык исе дә килми. Уфылдый-уфылдый, бик кысмырланып кына алган бер шешә кефирны өстәл өстенә куйды. Дөрес, кабат саранланды һәм берне генә алды, хатыны белән икесенә берәр стакан эчеп куйсалар, ярты литр кефир җитә бит аларга. Ә бәлки, Дилә кабат «эчмим» дип баш тартыр әле. Алай булса бигрәк әйбәт булыр, бик рәхәтләнеп, үзе эчеп бетерер. Әмма хатыны калдырган хатны күргәч, җен ачулары чыкты Разилнең. Ничек шулай эшли алды бу Дилә?! Аның өчен Разилнең күпме акча түккәнен оныттымы ул әллә? Хатын-кызның барысы да вакчыл һәм акча корты инде, аларга акча гына кирәк. Булды, башка беркайчан да хатын-кыз белән бәйләнешмәс! Әгәр инде хатын-кыз кирәк булса, әнә читтә очрашыр, әмма өенә аякларын да атлатмас. Йөрәгенә дә кертмәс...

Разил байтак кына әрле-бирле йөрде. Дилә берәр нәрсәне эләктереп китмәде микән дип, бөтен җирне карап-барлап чыкты. Ләкин һәрнәрсә үз урынында тора. Бу – Разилне тынычландырды. Әлбәттә, аерылырга ризалашачак Разил. Әмма Диләнең кире кайтканын, гафу үтенеп, «кире керт» дип ялынып килгәнен көтәргә булды. Ләкин кире кушылыргамы-юкмы икәнен уйланыр әле Разил...

Берничә ел узды.

Дилә кабат кияүгә чыкты, тик аның бу никахы элеккесенә тамчы да охшамаган иде. Расих бабай белән Саҗидә җиңгинең оныгы Фәриткә кияүгә чыкты ул. Башта Дилә аның улына – нәни Динарга бик ияләнде. Ул Дилә тәрбияче булып эшләгән төркемгә йөрде. Ә соңыннан малайның әтисенә дә игътибар итте. Фәрит тә Диләне ошатты һәм, иң мөһиме, ул аның элекке хатынына бөтенләй дә охшамаган иде. Хәзер Фәрит белән Дилә Динарны гына түгел, ә уртак уллары Кәримне дә тәрбияли. Аларның гаиләсе авылдагы иң бәхетле, үрнәк гаилә иде, күрше-күләннәре дә аларга сокланып карады. Ирен чын күңеленнән яратып өлгергән Дилә аннан башка тормышын күз алдына да китерә алмады һәм китерергә теләмәде дә. Фәритнең хатынына мөнәсәбәте дә искиткеч, хатынын яратып-кадерләп, саклап кына тора ул.

Әмма берсендә, якшәмбе көнне, алар өенә Разил килеп керде. Дилә, кем керә икән дип, өйалдына чыкты һәм Разилне күреп, тәмам аптырап калды. Аптыраудан кыйгач кашлары дугаланып өскә күтәрелде.

«Разил, нишлисең син монда?» – дип сорады.

«Сине алырга килдем. Кире миңа кайтып, кушылып яшәвебезне телим», – диде Разил.

«Акылдан яздыңмы әллә, – дип көлеп җибәрде Дилә. – Мин кияүдә, минем 2 балам һәм яраткан ирем бар. Шуларны сиңа алмаштырырмын дип уйлыйсыңмы?»

«Дилә, син аңламыйсың, минем хәзер миллионнарым бар. Мин җыйдым... Хәзер без үзебезгә теләгән бөтен нәрсәне рөхсәт итә алабыз. Әйдә, кире кайт, үтенәм синнән. Мин үземә башка хатын табарга тырышып карадым, әмма аларның берсе дә сиңа охшамаган. Миңа син генә кирәк...» – диде Разил.

«Нәрсә сөйлисең, нинди миллионнар?» – дип аптырады Дилә.

Разил ай саен хезмәт хакының күп өлешен бер билгеле банкка салып баруын әйтте. Һәм хәзер анда дөнья кадәр акча җыелган икән...

«Кит моннан, Рәзил, – дип тыныч кына җавап бирде Дилә. – Миңа син үзең дә, синең миллионнарың да кирәк түгел. Кара үзеңә, ярты гомерең, яшьлегең узган һәм рәхәтләнеп, җир җимертеп яшәр чакларың да шул яшьлегең белән киткән инде. Ә син, «Дюймовочка» әкиятендәге сукыр тычкан кебек, башыңны да күтәрми һаман нәрсәдер җыйдың. Исеңә төшер, без синең белән еш кына иписез ашый идек, чөнки син ипигә дә акча туздырырга теләмәдең. Шул да булдымы яшәү?! Белмим, сиңа ул миллионнар хәзер нигә кирәктер? Алар белән нәрсә эшләячәксең син? Син бит башкача яшәргә күнекмәгән... Ә монда башкача килеп йөрмә. Безнең миллионнарыбыз юк, әмма дөнья малыннан да кадерлерәк мәхәббәтебез һәм балаларыбыз бар».

Разил нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде, өлгермәде, бусагада Фәрит күренде. Һәм Разил тизрәк моннан китү ягын карады.

Икенче көнне иртән Дилә, иртәнге аш әзерләп йөргәндә, телевизор кушып куйды. Яңалыкларда бер билгеле банкның банкротлыкка чыгуы турында хәбәр итәләр иде. Һәм бу банкка акча салып барган бөтен кеше керемен югалткан. Дилә бу банкның Разил әйткән банк булуын искә төшерде һәм моңсу гына елмаеп куйды.

«Мескен Разил... Бу югалтудан исәргә сабышыр инде...» – дип уйлады ул.

Соңыннан балалар каналына күчерде дә, ирен һәм улларын уятырга кереп китте.

«Дзен» сайтыннан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100