news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бавыры өзелгән». Аквапаркта таудан шуып төшкән хатын 7 яшьлек малайга бәрелгән – видео

news_top

Петербургта аквапаркта бер хатын-кыз таудан шуып төшкән һәм нәни балага бәрелгән. Бала бу вакытта әтисе белән тау каршындарак булган. Малайның бавыры өзелгән. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

«Бала таудан шуып бассейнга килеп төшә һәм әтисе аны кулына ала. Әти кеше баласын таулар яныннан кырыйга алып китә башлый. Хезмәткәрләр бәрелү ихтималы турында кисәткән булса да, ир-ат аларның сүзләренә колак салмаган», – дип хәбәр итәләр төбәк Тикшерү комитетында.

Имгәнгән баланы авыр хәлдә реанимациягә салганнар.

«Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар