Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бавырга май үсә башлаганын ничек белеп була?

Табан асты кычытса, үкчәләр ярылса, бавыр авырулары булу ихтимал.

news_top_970_100
Бавырга май үсә башлаганын ничек белеп була?
https://pixabay.com

Хәзерге вакытта бавыр симерү — еш очрый торган патология. Кешеләр аз хәрәкәтләнә, сәнәгатьтә эшкәртелә торган ризыклар белән туклана, алар белән организмга трансмайлар һәм башка зарарлы компонентлар керә. Бавырга май үсү бавыр циррозына һәм яман шешкә китерергә мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Британия табибы Эрик Берг сүзләренчә, бавырга май үсүне аякларга карап белеп була. Бавыр проблемалары кан тамырлары авырулары белән бәйле. Балтырда кызыл, көрән таплар, нокталар булса, кан әйләнеше начарланган дигән сүз. Кагыйдә буларак, бу очракта бавыр функцияләре дә бозыла.

Үкчәләр ярылу ВЗ витамины яки омега-3 майлы кислоталары җитмәүдән була. Алар аз булу бавыр нормаль эшләми дигән сүз.

Шулай ук табан асты кычыту да бавырга май үсүне аңлата. Бу үт сыеклыгы секрециясе бозылу һәм шул сәбәпле канда гистаминнар җыелу билгесе. Секреция өчен исә бавыр җавап бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100