news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бавыр салаты (рецепт)

Бавыр салаты рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Бавыр салаты (рецепт)
Салат өчен: 10 данә маринадланган вак кыярлар, 400 грамм тавык бавыры, 5 йомырка, 4 әр кишер һәм суган, майонез.

Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз һәм агын эре угычтан уабыз. Овал савытта ингредиентларның яртылашлап катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы... Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз.

Ингредиентларны бергә кушып болгатырга да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар