news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бавыр рулеты рецепты

Бик тәмле, йомшак, үзенчәлекле ризык килеп чыга. 

news_top
Бавыр рулеты рецепты
Бавыр рулеты өчен: 300-500 грамм бавыр, 3 баш суган, 2-3 кишер, үсемлек мае, 50-80 грамм атланмай, тоз, борыч.

Бавырның элпәсен алырга. 5-8 см чамасы шакмакларга кисәргә һәм 20 минут суда пешерергә. Тоз салмагыз! Аннары суын түгәргә.

Суганны турарга, кишерне угычтан уарга, үсемлек мае салынган табада парландырып пешереп алырга.
⠀
Бавырны һәм яшелчәләрне җылы килеш блендер белән вакларга яки аттарткычтан чыгарырга.
⠀
Тоз һәм борыч сибәргә. Әгәр масса коры булса, 50-80 грамм йомшак атланмай өстәргә, яхшылап болгатырга.
   
Өстәлгә яки тактага азык пленкасы җәяргә һәм бу массаны 1 см чамасы калынлыкта кул белән  җәяргә. 


Бавыр массасы өстенә йомшак сыр  ("Орбита" һәм "Дружба") уып салырга. Әмма савытлардагы йомшак сыр белән яхшырак килеп чыга. 
⠀
Пленканы бер ягыннан күтәреп рулет ясый башларга һәм төнгә суыткычта калдырырга.

Табынга кисеп куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар