Бавыр рулеты рецепты
Бик тәмле, йомшак, үзенчәлекле ризык килеп чыга.
![Бавыр рулеты рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/10/29/aa0c61dda27ddb37d57a91a75671718af64160b14e2234873a7dccd27add.jpg)
Бавыр рулеты өчен: 300-500 грамм бавыр, 3 баш суган, 2-3 кишер, үсемлек мае, 50-80 грамм атланмай, тоз, борыч.
Бавырның элпәсен алырга. 5-8 см чамасы шакмакларга кисәргә һәм 20 минут суда пешерергә. Тоз салмагыз! Аннары суын түгәргә.
Суганны турарга, кишерне угычтан уарга, үсемлек мае салынган табада парландырып пешереп алырга.
⠀
Бавырны һәм яшелчәләрне җылы килеш блендер белән вакларга яки аттарткычтан чыгарырга.
⠀
Тоз һәм борыч сибәргә. Әгәр масса коры булса, 50-80 грамм йомшак атланмай өстәргә, яхшылап болгатырга.

Өстәлгә яки тактага азык пленкасы җәяргә һәм бу массаны 1 см чамасы калынлыкта кул белән җәяргә.
Бавыр массасы өстенә йомшак сыр ("Орбита" һәм "Дружба") уып салырга. Әмма савытлардагы йомшак сыр белән яхшырак килеп чыга.
⠀
Пленканы бер ягыннан күтәреп рулет ясый башларга һәм төнгә суыткычта калдырырга.
Пленканы бер ягыннан күтәреп рулет ясый башларга һәм төнгә суыткычта калдырырга.
Табынга кисеп куярга.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/23/aae8d83ef2dde39fb526a18fff4336b600894e4fcb04799ecc67c43ee03e.jpg)