Бавыр паштеты рецепты
Инстаграмдагы "Татарча дөрес туклану" төркеменнән бавыр паштеты рецептын тәкъдим итәбез.
500 г тавык бавыры (сыер бавыры булса, 1 сәгать сөттә тотарга), 3 йомырка сарысы, 3 кашык сөт өсте, 2 кашык дөге оны, 2 кашык зәйтүн мае, 2 баш суган, 2 тырнак сарымсак, тоз, мөшкәт (мускат) чикләвеге кирәк булачак.
Суганны һәм сарымсакны кыздырырга. Блендерга бавырны турап салырга, кыздырган суган һәм башка ингредиентларны салып болгатырга.
Әзер массаны формага салып духовкада "су" мунчасында пешерергә. Бавыр паштетының пешкән булуын "зубочистка" белән тикшерергә, ул коры чыкса, пешкән була.
"Исең-акылың китәрлек, телеңне йотарлык бавыр паштетлары", - дип бәяләгән бу төркемне алып баручы.