news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бавыр авыруларының беренче билгеләре нинди?

Бавыр авыруларының беренче билгеләре нинди?

news_top
Бавыр авыруларының беренче билгеләре нинди?
Тәндәге кайбер үзгәрешләр бавыр авыруларының башлангыч стадияләре турында хәбәр итәргә мөмкин, дип яза "Медикфуром" сайтына сылтама белән "Известия" газетасы. 

Табиблар әйтүенчә, тиренең һәм күзнең өске катламы саргылт төскә керсә, бу бавыр авыруларының инде азган стадиягә җитүен аңлата. Шулай ук А гепатитының кискен формасы яки вирус авырулары турында кисәтә.  

Әмма әлеге органның эшчәнлеге бозылуның иң беренче билгесе - яңакларда һәм борын канатларында кан тамырларының йолдызчык формасында (сосудистые звездочки) беленеп торуы, тиредә "жировиклар" һәм тимгелләр барлыкка килү. Шулай ук телнең очы кызарып торырга, анда калын кунык барлыкка килергә мөмкин. 

Әгәр көтелмәгәндә пигмент таплар чыкса, тире корыса, яңакларда һәм чигәләрдә сыткычлар чыкса табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сынучан тырнаклар, күз астында капчыклар булу да бавыр эшчәнлеге бозылу турында кисәтә. 

Әлеге билгеләр булганда кан анализлары тапшырырга һәм УЗИ ясатырга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар