news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баулыдагы салат цехы әзерләгән ризыкларда инфекцияләр табылган

news_top

Баулының Энгельс урамындагы салат цехын ябалар, чөнки кулинария продукциясе һәм әзер ризыкларда эчәк таякчыгы һәм стафилококк тапканнар.

«Тикшерү барышында санитария кагыйдәләре таләпләрен бозулар ачыкланды, шул исәптән: салат цехының санитар-техник торышы канәгатьләнерлек түгел, бинаның тычкан-күселәргә каршы торучанлыгы тәэмин ителмәгән, маркировкасыз азык-төлек продуктлары, кисү инвентаре маркировкаланмаган», – дип сөйләделәр ТР Роспотребнадзорында.

Сатудан гомуми авырлыгы 5,5 кг булган 4 партия продукция алынган.

Суд салат цехын 7 тәүлеккә ябарга карар кабул итте һәм эшмәкәрне барлык хокук бозуларны бетерергә мәҗбүр итте, дип хәбәр итә @tatarstansos телеграм-каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар