news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баулыда югалган өлкән яшьтәге ир-атны эзлиләр

news_top
Баулыда югалган өлкән яшьтәге ир-атны эзлиләр
bavly-tat.ru

Баулы районы буенча Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, туганнары мөрәҗәгате буенча, Әхмәтҗанов Әхбәр Муллаян улын эзли. Ул 1949 елның 7 гыйнварында туган, Баулы шәһәре, Сәйдәшев урамы 24 йортта яшәгән, дип яза «Баулы-информ»

Аның 7 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә өеннән чыгып китүе мәгълүм. Шуннан бирле ул өенә кайтмаган.

Югалган ир-атка 73 яшь, ябык гәүдәле, чал чәчле. Кара күзлек, кара чалбар, кара туфли, кара башлык кигән булган.

Бу ир-ат турында  мәгълүматы булган кешеләргә Баулы районы буенча Эчке эшләр бүлегенә 8(85569) 5-13-02 номерына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар