news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баулыда яшәүче хатынның йөрәге янында чәч төеннәре җыелган шеш үскән

news_top
Баулыда яшәүче хатынның йөрәге янында чәч төеннәре җыелган шеш үскән
Фото: РКБ матбугат хезмәте

Республика клиник хастаханәсе табиблары Баулы районында яшәүче 44 яшьлек хатынның эченнән зур шеш – дермоид киста алган. Әлеге шеш хатынның йөрәге янында була, аның эченә чәч төеннәре җыела. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кистаны флюорография узган чакта абайлап алалар, аннары КТда раслыйлар. Киста йөрәк янында – күкрәк читлегендә була. Авыру хатынны Республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр.

«Йөрәк янына 10х7х15 см зурлыгындагы дермоид киста үскән. Бу киста эчендә чәчләрдән ясалган 2 зур төен барлыкка килгән», – дигәннәр клиникада.

Хирурглар, өч тишем ясап, 2 сәг операция ясаган һәм кистаны алган. Авыру хатын шул ук көнне палатада йөри алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар