news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баулыда яшәүче хатын яңа туган баласын үтергәнгә үкенә

news_top

Баулыда яшәүче 38 яшьлек хатын яңа туган баласын үтерүдә гаебен таныган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү барышында бу хатын гаебен тулысынча таный, үкенүен әйтә.

Әлеге хатын өйдә ир бала тудыра. Ул танышлары, туганнары тәнкыйтьләүдән курка һәм җинаятькә бара. Ул яңа туган сабыйны буып үтерә. Бу гамәлен баланы тәрбияләү һәм үстерү җаваплылыгыннан куркуы белән аңлата.

Җинаять эше ачылган, аны судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар