news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баулыда коралланган ир-ат бер кап тәмәке һәм каймак өчен кибет баскан

news_top

Баулыда коралланган ир-ат 1 кап тәмәке һәм каймак өчен кибет баскан, дип яза «В Татарстане поймут» телеграм-каналы.

Бу хәл Беренче май урамындагы кибеттә булган. Ир-ат кесәсеннән пистолет чыгарган һәм сатучыдан товарны акчасыз гына бирүне таләп иткән. Сатучы аңышып өлгергәнче, ул өстәлдә торган тәмәкене һәм каймакны эләктереп ала да кибеттән чыгып чаба.

Каракны күрше урамда тотканнар. Патруль машинасын күргәч, ул пистолетын һәм кибеттән урлап алып киткән әйберләрен җиргә ташлый. Соңрак бу пистолетның пневматик корал булуы ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар