Баулыда фаҗига: 9 яшьлек малай идарә иткән квадроцикл каплангач, 7 яшьлек энесе үлгән

Шимбә көнне Баулы районында 7 яшьлек малай авариядә үлә. Бала 9 яшьлек абыйсы белән квадроциклда була. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Фаҗига Исергәп авылы янында була. Квадроцикл белән 9 яшьлек малай идарә итә. Ул идарәсен югалта, квадроцикл әйләнеп каплана, һәм 7 яшьлек энесе һәлак була, диелә хәбәрдә.