news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баулыда 12 яшьлек кыз ваннада батып үлгән

Кызның мәетен әтисе табып ала, ул вакытта инде кызның үлеменә бер сәгать вакыт узган була.

news_top
Баулыда 12 яшьлек кыз ваннада батып үлгән
Баулыда ванна бүлмәсендә вафат булган 12 яшьлек кызның үлем сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 

Мәетне кызның әти-әнисе 10 декабрь көнне таба, бу вакытта кызның үлеменә бер сәгать вакыт узган була. Кыз батып үлгән дип фаразлана. 

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 12 яшьлек кыз өйләрендә, ванна бүлмәсендә вафат булган. Кыз ваннадан озак чыкмый торгач, әтисе аның хәлен белергә уйлый. Ир-ат ванна бүлмәсе ишеге астыннан су акканын күрә. Ул ишекне ватып ваннага керә һәм кызының үле гәүдәсенә тап була.

Хәзерге вакытта тиешле экспертизалар үткәрелә. 12 декабрь көнне кызны җирләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар