Баулыда 12 яшьлек кыз ваннада батып үлгән
Кызның мәетен әтисе табып ала, ул вакытта инде кызның үлеменә бер сәгать вакыт узган була.

Мәетне кызның әти-әнисе 10 декабрь көнне таба, бу вакытта кызның үлеменә бер сәгать вакыт узган була. Кыз батып үлгән дип фаразлана.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 12 яшьлек кыз өйләрендә, ванна бүлмәсендә вафат булган. Кыз ваннадан озак чыкмый торгач, әтисе аның хәлен белергә уйлый. Ир-ат ванна бүлмәсе ишеге астыннан су акканын күрә. Ул ишекне ватып ваннага керә һәм кызының үле гәүдәсенә тап була.Хәзерге вакытта тиешле экспертизалар үткәрелә. 12 декабрь көнне кызны җирләделәр.