Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баулы районында коточкыч авариядә ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән

Шаһитлар сүзләренчә, йөк машинасы каршы як полосага килеп чыккан.

news_top_970_100
Баулы районында коточкыч авариядә ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән

Бүген Баулы районында йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.

Машиналар Баулыдан Октябрьский шәһәренә таба бара торган юлда авариягә очраган. Йөк машинасы каршы як полосага килеп чыккан һәм җиңел машина белән кара-каршы бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренчә, җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры урында ук һәлак булган. Бу машинадагы тагын ике пассажир һәм йөк машинасының йөртүчесе имгәнгән. Аларның барысын да биредәге хастаханәгә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100